Яңа Чишмә хәбәрләре

Яңа Чишмә районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Җәмгыять

Төзекләндерү буенча икеайлык башланды

Күркәм традициягә тугры калып, һәр елны яз килгән саен район халкы, оешмалар һәм учреждение хезмәткәрләре йорт тирәләрен, урамнарны, административ бина тирәләрен, беркетелгән участокларны тәртипкә китерү, чистарту-тарату эшенә керешәләр һәм районыбызны ямьле итәләр.

27 мартта район башкарма комитетының 1 апрельдән 31 майга чаклы районның торак пунктлары территорияләрен төзекләндерү һәм санитар-экологик чистарту эшләре буенча 2 айлык үткәрү турындагы карары кабул ителде. Шушы чорга үткәреләсе чаралар планы төзелеп, оператив штаб оештырылды.
2017 ел Экология елы дип игълан ителде. Шунлыктан территорияләрне, паркларны, скверларны, юл буйларын, посадка, елга-күлләр, чишмә, производство базалары тирәләрен җыештыру-чистарту, зиратларны төзекләндерү-тазарту, чәчәк түтәлләре ясау, санкцияләнмәгән чүпләрне бетерү, ККК полигоннарын, үләт базларын тәртипкә китерү буенча байтак эшләр башкару ниятләнә.
Шул нисбәттән 5 һәм 22 апрельдә, 5 һәм 19 майда шимбә өмәләре үткәрү, атна саен чәршәмбе көннәрендә территорияләрне чистарту һәм 29 апрельдә "Агач утырту акциясе"ндә катнашу планлаштырыла.
Район башкарма комитеты җитәкчесе Ринат Фәсахов җитәкчелегендә район штабы икеайлыкның барышын контрольдә тотачак һәм юнәлеш бирәчәк.
Кече ватаныбыз өчен җаваплылык, иң элек, бергәләп аны ямьлерәк һәм уңайрак итүгә омтылуда чагылыш таба.
Без бергәләп үз йортыбызны, урамыбызны, авылны чиста һәм төзек итәчәкбез. Районыбызның йөзе үзенең кабатланмас матурлыгы белән безне, яңачишмәлеләрне генә түгел, ә район кунакларын да сөендереп торсын өчен барысын да эшләрбез.
Туган ягыбыз хакына безнең тырышлыгыбыз районның уңышлы үсешенә нигез булып торачак.
Азат Мусин

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Подписывайтесь на наш Telegram-канал "Шешминская новь"

 


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев