Яңа Чишмә районы кызы Казанда ачылган «Адымнар – белемгә һәм бердәмлеккә юл» мәктәбенә кергән
Җәмгыять

Яңа Чишмә районы кызы Казанда ачылган «Адымнар – белемгә һәм бердәмлеккә юл» мәктәбенә кергән

1 сентябрьдә Казанда рус, татар һәм инглиз телләре буенча тирәнтен белем бирүче «Адымнар – белемгә һәм бердәмлеккә юл» беренче полилингваль белем бирү комплексы ачылды.

. 2024 елга кадәр республикада тагы шундый 6 уку үзәге ачылачак. Аларны булдыру проекты 2019 елдан бирле тормышка ашырыла һәм Дәүләт киңәшчесе М.Ш. Шәймиев тарафыннан башлап җибәрелгән, ТР Президенты Р.Н. Миңнеханов һәм РФ Президенты В.В. Путин тарафыннан хупланган. Казанның төрек лицеенда 7-9 сыйныфларда белем алганнан соң, әлеге мәктәпнең 10 сыйныфына Яңа Чишмә районыннан Арина Ломанова укырга кергән. Без аңардан яңа полилингваль мәктәп һәм анда уку турында үз тәэсирләре белән уртаклашуын сорадык.

- Арина, бу мәктәпкә керү авырмы? Уку елы әле яңа гына башланса да, аның турында синең фикерләрең тугандыр инде? Сөйлә әле.

- Мәктәпкә татар һәм инглиз телләрен белү буенча онлайн әңгәмә нәтиҗәләре буенча кабул иттеләр. Анда укучыларны җыюлары турында дус кызымнан белдем. Ул әңгәмә узды һәм аны алдылар. Мин июль азагында өстәмә кабул итүгә заявка бирергә өлгердем һәм уңышлы уздым.  Моның өчен 1-9 нчы сыйныфларда уку программасын яхшы белергә кирәк. Белемең булса, мәктәпкә эләгү кыен түгел. Мөмкин булмаслык нәрсә юк, теләк кенә булсын.

Полилингваль һәм билингваль мәктәп. Беренчесе, мин укый торганы, Бондаренко урамында, ә билингваль Бичурин урамында урнашкан. Комплекста укучылар өчен уңайлы шартлар тудырылган, барысы да бик креатив эшләнгән.

Эчке бизәкләү эшләре якты төсләрдә башкарылган, холл һәм коридорларда ял итү өчен йомшак диваннар. Мәктәптә 3 бассейн, аерым футбол һәм баскетбол мәйданчыклары бар. Класслар Европа стилендә – панорамалы пыялалау - яныннан узганда ничек дәрес баруын күрергә мөмкин. Таучыклар бар, мәсәлән, 3 нче каттан 2 нче катка аның буенча шуып төшәргә була. Ишегалды территориясендә таганнар, эскәмияләр күп. Мәктәп үзе 1300 кешегә исәпләнгән һәм, иң мөһиме, анда уку бушлай.

- Хәзер уку, дәресләр, укытучылар, сыйныфташлар турында ни әйтерсең?

- Мәктәптә иҗат өчен дә, белемне күтәрү өчен дә өстәмә дәресләр сайлау мөмкинлеге бик зур. Спорт залларыннан тыш, иҗади остаханәләр, фәнни лабораторияләр, видео - һәм тавыш яздыру студиясе, заманча китапханә бар.

Укыту 3 телдә алып барыла: рус, татар һәм инглиз телләрендә. Өйрәнү өчен икенче чит тел сайларга була: төрек, испан, кытай, гарәп телләре. Мин кытай телен өйрәнергә телим. Мәктәп күпмилләтле, мәсәлән, минем сыйныфта 25 кеше укый, алар арасында руслар, татарлар, азербайҗан, төрекләр бар. Мәҗбүри форма кызлар өчен-3, малайлар өчен-2 модельдә, һәркем үзе өчен уңайлы модельне сайлый. Мәктәптә Татарстанның барлык районнарыннан балалар укый ала. Аларга яшәү өчен интернат бар, 400 урынга исәпләнгән ашханәдә 5 тапкыр ашату өчен менә дигән шартлар тудырылган. Уку бинасыннан интернатка, урамга чыкмыйча гына, коридор буенча керергә була. Бүлмәләр яңа мебель белән 2 урынлы, диварларда лампалар урнаштырылган.

- Мәктәптә Белем көне һәм беренче уку көннәре ничек узды?

- 1 сентябрьдә бәйрәм концерты булды, Минтимер Шәймиев килде. Без Бичурин урамындагы мәктәп һәм Алабугадагы башка «Адымнар» мәктәбе белән видеоэлемтәдә булдык, аны августта Рөстәм Миңнеханов ачты. Минтимер Шәрип улы безгә уңышлар һәм куелган максатларга омтылуыбызны теләде. Кем яхшы укый, кем бик күп белергә тели, бигрәк тә туган телне, андыйларга монда кызык булачак, диде ул.

 

Беренче уку көннәрендә яңа укытучылар һәм сыйныфташлар белән якыннанрак таныштык. «Бердәм сыйныф көне”ндә шимбә көнне без сыйныф җитәкчесе белән табигатькә чыктык. Әлбәттә, без кертелгән санитар кагыйдәләрне үтибез, мәктәптә санитайзерлар һәм һәр сыйныфта кул юу мөмкинлеге бар. Һәр укучының кергәндә температурасын тикшерәләр. Мин монда укырга керүемә бик шат. Биредә яхшы белем алу мөмкинлеге бар. Киләчәктә мин укуны чит илләрдә дәвам итәргә һәм тәрҗемәче булырга җыенам.

Әлбәттә, минем төрек лицеенда, ә хәзер монда укуым - әниемнең тырышлыгы. Ул һәрвакыт мине барлык башлангычларда хуплый, һәм бу миңа алга таба хәрәкәт итәргә ышаныч бирә. 13 яшьлек баланы зур шәһәргә чыгарып җибәрү һәм аннан еракта булу бик авыр бит. Әниемә сокланам һәм шундый ук акыллы һәм уйлап эш итүчән булырга тырышам. Киләчәктә ул үзенең кызы турында горурланып сөйләсен өчен барысын да эшләрмен.

Бу мәктәпкә укырга керү белән кызыксынучыларга кечкенә генә киңәш бирәсем килә. Үзегезне сынап караудан курыкмагыз, үз белемегезгә ышаныгыз, чөнки кеше өчен мөмкин булмаган нәрсә юк.

Сорауларны О. Иванова бирде.


Нет комментариев