Яңа Чишмә районында җир пайлары өчен аренда түләве бара
Җәмгыять

Яңа Чишмә районында җир пайлары өчен аренда түләве бара

Район авыл хуҗалыгы оешмалары арендасында 41 мең гектардан артык җир бар һәм алар җир кишәрлекләре милекчеләренә 29 млн. сумга якын акча түләргә тиеш (акчалата, продукция, хезмәт күрсәтүләр белән).

Район буенча бер гектар җир өчен уртача 700 сумнан артык туры килә. 30 сентябрьгә милекчеләргә 13 млн. сумга якын акча түләнгән.

Җир пайларына ия булучылар 260 тонна печән (уртача бәясе 900 сум/тонна) һәм 1380 тоннадан артык ашлык (уртача бәясе 9300 сум/тонна) алганнар. Вак һәм урта КФХларның күбесе пайлар буенча («Садыйков М.Х.», «Савельев А. А.», «Исхаков Р. М.», «Козлов В. А.» КФХлары һ. б.) исәп-хисап ясаганнар инде. Әлегә «Закрома» ҖЧҖдә пай өчен түләүгә керешмәгәннәр.


Нет комментариев