Яңа Чишмә районында салым буенча бурычлының машинасына арест салганнар
Җәмгыять

Яңа Чишмә районында салым буенча бурычлының машинасына арест салганнар

ЮХИДИ һәм суд приставлары хезмәткәрләренең уртак рейдлары вакытында ЮХКен бозучыларны гына түгел, салым түләмәүчеләрне дә ачыклыйлар.

Чираттагы рейд вакытында Яңа Иванаево авылында яшәүче гр. С. идарә иткән ВАЗ-21099 автомобиле тикшерү өчен туктатылган. Тикшерү барышында аның транспорт салымы буенча 43 мең сум күләмендә бурычы һәм 100 мең сумнан артык (гомуми суммасы 200 мең сум тирәсе) түләнмәгән башка бурычлары җыелуы ачыкланган.
Бурычлының автомобиленә арест салына һәм Чистайга «стоянкага» озатыла. Алынган автомобиль салымнар һәм башка түләүләр буенча бурычларны түләү хисабына сатылачак.
Салым түләүчеләрнең исләренә төшерәбез: салымнарны вакытында түләргә кирәк.


Нет комментариев