Яңа Чишмә районында сигез айда 60 бала туган
Җәмгыять

Яңа Чишмә районында сигез айда 60 бала туган

Яңа Чишмә ЗАГС бүлеге мәгълүматлары буенча, 2020 елның 8 аенда районда 60 бала туган.

- Әлбәттә, туучылар саны күбрәк тә, ә бит безнең районда теркәлгән яшь әниләр яңа туган балаларын районнан читтә рәсмиләштерәләр, - дип билгеләп үтте ЗАГС бүлеге җитәкчесе Алия Миръякупова.

Туган 60 баланың 33е малай һәм 27се кыз (2019 елда 8 айда 55 бала, шул исәптән 25 малай һәм 30 кыз туган). Гаиләдә 15 бала беренче бала булып туган, 24 гаиләдә - икенче, өченчеләр – 14 гаиләдә һәм 7 бала дүртенче һ.б.

Иң киң таралган исемнәр – Әмир, Матвей, Кирилл, Кәрим, Анна, Елизавета, Елисей һәм Назлы кебек сирәк исемнәр дә бар.

Кызганычка каршы, үлүчеләр саны туучылар саныннан ике тапкырга күбрәк –  120 кеше бакыйлыкка күчкән (60 шар ир-ат һәм хатын-кыз), ә 2019 елда 8 айда 148 кеше (62 ир-ат һәм 86 хатын-кыз) вафат булган.

Агымдагы елда коронавирус аркасында туйлар саны 2019 елга караганда шактый кимрәк (2020-29, 2019-56). Аерылышучылар саны якынча бер үк төрле – агымдагы елда 17 һәм 2019 елда - 20.


Нет комментариев