Яңа Чишмә хәбәрләре

Яңа Чишмә районы

18+
Рус Тат
Җәмгыять

Яңа Чишмә районының Чертуш авылында өлкәннәрне котладылар

Өлкәннәр ункөнлеге кысаларында Шахмай АҖ һәм Чертуш мәдәният йорты хезмәткәрләре авылдагы өлкәннәр өчен бәйрәм оештырдылар.

Чертуш авылында 70 яшьтән узган 30дан артык кеше яши. Әмма бәйрәм чарасына аларның яртысы гына килгән, кемдер сәламәтлеге какшап, кемдер авылдан китү сәбәпле, килә алмаган.

Чакырылган кунаклар өчен чәй табыны әзерләнгән иде. Шахмай АҖ башлыгы Ильяс Гаризов, «Яңа Чишмә хәбәрләре» газетасының баш мөхәррире Азат Мусин, авыл мәдәният йорты директоры Рәмзия Мусина һәм җирле мәктәп директоры Гөлфия Мәҗитовалар өлкәннәргә саулык-сәламәтлек һәм озын гомер теләп чыгыш ясадылар.

Сәхнә һәм авыл хуҗалыгы тармагы ветераны Флер Гыйльметдинов, Хәмис һәм Гөлүсә Мөхәммәдиевлар, шулай ук җирле «Хатирә» фольклор ансамбле үзләренең җырларын башкарды.

Матур итеп оештырылган бәйрәм өчен хезмәт ветераннары олы рәхмәтләрен җиткерделәр.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Подписывайтесь на наш Telegram-канал "Шешминская новь"

 


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев