Иминиятчене алыштыру турында карар кабул иткәндә, шуны истә тотарга кирәк: берсеннән икенчегә күчү (биш елга бер тапкырдан күбрәк булганда), инвестиция керемен югалтуга китерергә мөмкин.
РПФның Яңа Чишмә клиентлар хезмәте (бүлек хокукларында) гражданнарның пенсия тупланмалары белән идарә итәчәк иминиятчене мөстәкыйль сайлавы турында хәбәр итә: бу - Россия Пенсия фонды (РПФ) яки дәүләтнеке булмаган пенсия фонды (НПФ). Әгәр гражданин агымдагы елда иминиятчене алыштырырга ниятләсә, бу хакта гаризаны 1 декабрьгә кадәр тапшырырга кирәк.
Иминиятчене алыштыру турында уйлаганда, шуны истә тоту зарур: берсеннән икенчегә күчү (биш елга бер тапкырдан күбрәк булганда), инвестиция керемен югалтуга китерергә мөмкин.
2020 елда вакытыннан алда икенче иминиятчегә күчү һәм инвестиция керемен югалтмау турында гаризаны агымдагы иминиятчедә 2016 елда үз пенсия тупланмаларын формалаштыра башлаган гражданнар җибәрә ала. Башка очракларда, вакытыннан алда күчү инвестиция керемен югалтуга китерергә мөмкин. Акчаларны вакытыннан алда күчерү очрагында инвестиция керемен югалту мөмкинлеге турында мәгълүмат гражданга гариза биргәндә бирелә торган хәбәрнамәдә чагыла.
Пенсия тупланмаларын башка фондка яки РПФга күчерү турында гаризаны 1 декабрьгә кадәр тапшырырга мөмкин. Әгәр гражданин үз карарын үзгәртсә, декабрь дәвамында ул күчү турында бирелгән гаризаны кире ала ала.
Гаризаны түбәндәге ысуллар белән бирергә мөмкин:
- дәүләт хезмәтләре Порталы аша электрон рәвештә;
- РПФның клиентлар хезмәтенә шәхсән мөрәҗәгать итеп.
Тупланмалар белән нинди иминиятче (РПФ яки НПФ) һәм нинди чордан башлап идарә итүен РПФ сайтында шәхси кабинетта "Пенсия тупланмалары белән идарә итү" бүлегендә яки РФ Дәүләт хезмәтләре порталында ачыклап була.
Подписывайтесь на наш Telegram-канал "Шешминская новь"
Нет комментариев