Узган атнада эчке эшләр бүлегенең кизү тору часте тарафыннан 49 хәбәр теркәлгән, ике җинаять эше кузгатылган.
Урлау
2020 елның сентябрендә, көннәрнең берсендә Чуаш Чабаксары авылында яшәүче гр.У. исерек хәлдә кичке сәгать 9лар тирәсендә гр. Я.ның сараена кереп, эретеп ябыштыру аппаратын урлаган.
1 октябрьдә төнге сәгать 2дән 3нче 20 минутлар тирәсендә билгесез шәхес район үзәгенең Ленин урамындагы 39 нчы йортта урнашкан «Сбербанк» банкоматын ватарга маташкан, тик бу гамәлен ахырына җиткерә алмаган.
Исерек килеш руль артында
ЮХКен бозган өчен 44 шофер адм. җаваплылыкка тартылган, шуларның берсе - 48 яшьлек гр. М. исерек хәлдә булган.
Нет комментариев