Узган атнада эчке эшләр бүлегенең кизү тору часте тарафыннан 51 хәбәр теркәлгән, өч җинаять эше кузгатылган.
«Агро-Основа» ҖЧҖнең Чаллы Башы бүлекчәсенең СТФ территориясеннән 8 бозау урлау факты буенча җинаять эше кузгатылган. Зыян - 100 мең сумнан артык. Урлаучылар әлегә табылмаган.
Яңа Чишмәдә яшәүче гр-ка К.га карата җинаять эше кузгатылган. Ул 2020 елның июль башында район үзәгендәге Ленин урамы 46нчы йортның бер фатирында исерек хәлдә, яшерен рәвештә куртка урлый, куртка кесәсендә бәясе 9 мең сумнан артык кәрәзле телефон була.
Ышанып тапшырылган мөлкәтне үзләштерү
2018 елның декабреннән 2020 елның мартына кадәр Яңа Чишмәдә көнкүреш техникасы кибете сатучысы - консультант гр-ка Б. акча һәм товар-матди байлыклар үзләштергән (гомуми суммасы - 673 мең сум тирәсе). Җитешсезлек ревизия барышында ачыкланган.
Исерек килеш руль артында
ЮХИДИ хезмәткәрләре юл хәрәкәте кагыйдәләрен бозган өчен 45 машина йөртүчене, шул исәптән берсе исерек килеш руль артына утырган кешене административ җаваплылыкка тарткан. Бу - Архангел Бистәсендә яшәүче 26 яшьлек гр. Ш. Аңа зур штраф һәм 1,5 елга машина йөртү хокукыннан мәхрүм итү яный.
Өч ЮТҺ теркәлгән, зыян күрүче дә бар.
Нет комментариев