Зирекле халык иҗаты һәм көнкүреше музеенда “Хәтер тамчылары”ның тугызынчысы дөнья күрде.
Зирекле авылыннан Мидхәт ага Газыймовның районыбыз авылларында, Татарстанның башка шәһәр һәм районнарында, хәтта Башкортостан якларында иҗат ителгән бәетләрдән торган “Хәтер тамчылары”ның тугызынчы җыентыгы дөнья күрде.
Үлемсез дөнья юк, дисәк тә, якыннарыбызның, яшьлиме ул, олыгаепмы, мәңгелеккә, мәңге кайтмас җиргә күчүе йөрәкләрне телгәли. Язмышлар төрле булган күк, шул әрнүләр астында туган бәетләр дә берсен-берсе кабатламый, аларны күз яшьләрсез укып та булмый.Үзе дә күп бәетләр авторы Мидхәт ага кулына эләккән бар материалны туплап, мәрхүмнәрнең якынннарына һәм туганнарына истәлек калдыра. Бу эшне Зирекле халык иҗаты һәм көнкүреше музее коллективы 2002 елда башлап җибәрде. Бу биниһая зур хезмәт, проект авторы Мидхәт ага җитәкчелегендәге коллективка (Гөлнар Сабирова, Лидия Лотфуллина, Гөлфия Газыймова, Фәйрүзә Шакирова, Азат Гапсәламов) барысы исеменнән дә мең рәхмәт. Кереш сүздә Гөлнар Сабирова, саваплы эш дәвамлы булсын, ди, амин, шулай булсын. Хәтер-хатирәләр халык күңелендә мәңгелеккә уелып, буыннан-буынга күчсен, яшьләргә истәлек булып калсын.
Нет комментариев