Яңачишмәлеләрне йорт кош-кортлары өчен куркыныч авыру пәйда булуы турында кисәтәләр
Җәмгыять

Яңачишмәлеләрне йорт кош-кортлары өчен куркыныч авыру пәйда булуы турында кисәтәләр

Республикада кош гриппы буенча хәлләр торышы начар – авыру чыганаклары берничә районда ачыкланган. Барлык зарарланган кошлар яндыру юлы белән юкка чыгарылган.

Район ветеринария берләшмәсе халыкның ишегалларындагы барлык кошлар да авырарга мөмкин, дип кисәтә. Профилактик чараларны үтәргә – кош-кортларны чыгармаска (бигрәк тә кыргый кошларның очып китү чорында: кошлар басуларда һәм торак пунктларда ял итәләр, йорт кошлары янында булырга мөмкиннәр һәм шул рәвешле авыруларны таратучылар булып торалар) кирәк.

Йорт кош-кортларын якын көннәрдә чалу әйбәт. Әгәр кош-кортларга вирус эләксә, алар юкка чыгарылачак һәм моның өчен компенсация дә түләнми.

Олег Мандрейкин, Яңа Чишмә ветеринария берләшмәсе начальнигы

Подписывайтесь на наш Telegram-канал "Шешминская новь"

 


Нет комментариев