Әдәмсә авылында туып-үскән, бүген дә шунда гомер кичерүче кадерле әтиебез Хөснетдинов Исмәгыйл Гайнан улының бүген, 13 октябрьдә, олы юбилее – аңа 80 яшь!
Безнең өчен иң кадерле, газиз әтиебез!
Сине чын күңелдән юбилеең белән тәбриклибез!
Әлеге матур бәйрәмең уңаеннан, әтиебез, сиңа көндәлек тормышта әйтеп
җиткерә алмаган иң назлы, йөрәкләрдән чыккан ихлас сүзләребезне
җиткерәбез.
Киләчәктә Аллаһы Тәгалә сиңа исәнлек-саулык, җан тынычлыгы насыйп
итсен, туар таңнарың аяз һәм имин булсын, иңнәреңдәге шәфкать фәрештәсе
сине беркайчан да ташламасын. Җан җылыңны сүндермичә, балаларыңа,
оныкларыңа, оныкчыкларыңа яшәеш чыганагы булып, балкып яшә. Якты
йөзең, җылы сүзең, өзелеп яратуың өчен мең-мең рәхмәт сиңа, кадерлебез.
Йортыбызны балкытып, күңелләргә сүрелмәс нур сибеп яшәвең – безнең
өчен иң олы бәхет. Янәшәбездә син булганда күңелләребез шат. Киләчәк
көннәреңдә дә бүгенге кебек бисмилла дип уян, һәрвакыт шундый мөлаем
һәм миһербанлы булып кал. Күзләрең яшьләнмәсен, йөрәгең таушалмасын,
кайгы-хәсрәткә бирешми, һаман шулай көчле рухлы, ярдәмчел һәм изге
күңелле булып яшә әле.
Матур итеп яшәргә, сабырлык белән, җан җылысын сүндермичә, әтиебезгә
көч биреп торучы Нәҗибә әниебезгә без бик тә рәхмәтлебез.
Иң изге теләкләр белән барлык балаларың исеменнән улың Илгиз.
Нет комментариев