Яңа Чишмә хәбәрләре

Яңа Чишмә районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Белеп торыгыз

Бәйрәм көннәрендә сәламәтлек саклау учреждениеләре һәм спорт комплексларының эшләү тәртибе

Яңа ел ялларында Яңа Чишмә районының хастаханәләре, ФАПлары ничек эшлиячәк.

Поликлиника, ФАПлар, Зирекле участок хастаханәсе

2022 елның 3,5,6 - нчы гыйнварында иртәнге сәгать 8.00дән 12.00гә кадәр эшлиячәк.

Бу көннәрдә шулай ук COVID19 инфекциясеннән вакцинация үткәреләчәк.

Ашыгыч ярдәм һәм стационар гадәти режимда эшли.

 

«Жемчужина» Бассейны

1 гыйнварда бассейн көндезге бердән кичке унга кадәр, ә башка көннәрдә гадәти режимда (иртәнге уннан кичке унга кадәр) эшлиячәк. Кич белән килергә ниятләүчеләр - соңгы сеанска өлгерергә тырышыгыз (башлана -20.30да). Бассейн администрациясе килер алдыннан 8(84348) 2-28-14 номеры буенча шалтыратуны сорый.

Яңа Чишмәдәге шугалак

Яхшы яктыртылган шугалакта сезне музыка, һәм әйбәт кәеф көтә. Шугалак автовокзал янында, Заливная урамы 5 адресы буенча урнашкан.

Шугалак 9.00 сәгатьтән 21.00 сәгатькә кадәр эшли. Дүшәмбе - ял көне.

Тимераякны прокатка алу - 100 сум /сәг (олылар өчен), балалар өчен сәгатенә 50 сум.

Үз тимераяклары белән килүчеләр - 20 сумга шуа ала.

«Кіnомах» кинозалы

1 гыйнварда 11 сәгать 35 минутта - «Елки 8» нәфис фильмы, 13.40тан 19.30га кадәр - мультфильмнар, ә кичке сигездә - «Человек - паук. Нет пути домой.»  фильмы күрсәтеләчәк. Кинозал барлык бәйрәм көннәрендә дә эшлиячәк. Афишаны Вконтакте соц.челтәренең «Кіnомах» кинозалы» төркемендә күзәтеп барыгыз.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Подписывайтесь на наш Telegram-канал "Шешминская новь"

 


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев