2026 елның 1 октябреннән Татарстанда коммуналь хезмәт тарифларын индексацияләүнең икенче этабы көченә керде.
Электр энергиясен куллану өчен 1 октябрьдән 4,85 сум/кВтч түләячәкбез (элек 4,26 сум/кВтч иде).
Халык өчен газ бәясе 1 октябрьдән 9,28 сум/куб.м булачак (элек 8,55 сум/куб.м иде).
Су белән тәэмин итү өчен 1 октябрьдән 45,06 сум/куб. м түләргә туры киләчәк (элек 39,28 сум/куб.м иде).
Канализация өчен 103,82 сум/куб.м түләячәкбез (элек 83,88 сум/куб.м иде).
Чүп чыгару тарифлары да 1 октябрьдән күтәрелде:
- күпфатирлы йортларда яшәүчеләр өчен — 131,51 сум/куб.м (элек 119,66 сум/куб.м иде);
- шәхси йортта яшәүчеләр өчен — 142,66 сум/куб.м (элек 129,81 сум/куб.м иде).
Нет комментариев