Ленино җирлегендә шәхси хуҗалыкларга инвестицияләр арта
Район яңалыклары

Ленино җирлегендә шәхси хуҗалыкларга инвестицияләр арта

2026 елның 8 аенда җирлек халкы үз хуҗалыкларын үстерүгә 10,3 млн. сум акча тоткан.

Ленино җирлегендә шәхси хуҗалыкларга инвестицияләр арта

Район администрациясендә чираттагы атналык киңәшмәдә Ленино авыл җирлегенең социаль-икътисади хәле турында җирлек башлыгы Светлана Питеркина мәгълүмат бирде.

Җирлек составына Ленино һәм Горшково авыллары керә. Биредә барлык социаль инфраструктура объектлары — мәктәп, балалар бакчасы, ике ФАП, почта бүлеге, ике китапханә, мәдәният йорты һәм клуб, ветеринария дәваханәсе бар.

2026 елның 1 сентябренә теркәлү буенча халык саны 729 кеше тәшкил итә, даими яшәүчеләр — 544 кеше.

Хезмәт ресурслары һәм демография

Хезмәткә сәләтле халык саны 267 кеше (гомуми санның 36,6%). Алардан:

— 55 кеше муниципаль учреждениеләрдә эшли;
— 18 кеше авыл хуҗалыгында мәшгуль;
— 42 кеше нефть тармагында;
— 26 кеше үз-үзен финанслаучы оешмаларда;
— 38 кеше сәүдә белән шөгыльләнә;
— 47 кеше районнан читтә эшли;
— 22 кеше — студентлар.

Демографик хәл проблемалы булып кала — үлем-китем туучылардан артып китә (5 бала туган, 6 кеше вафат булган). Ләкин миграция буенча үсеш бар — 6 кеше килгән, 3 кеше киткән, бу — территориянең күченеп килү өчен җәлеп итүчәнлеген күрсәтә.
Җирлектә 60 яшьтән өлкән 187 кеше яши.

Икътисад һәм шәхси ярдәмче хуҗалыклар (ШЯХ)

Җирлек территориясендә «Чистай-Агро» ҖЧҖ, шулай ук 13 шәхси эшмәкәр һәм 12 үзмәшгуль эшчәнлек алып бара. Алар автохезмәтләр, парикмахер хезмәтләре күрсәтәләр, сәүдә һәм башка эш төрләре белән шөгыльләнәләр. Алар эш урыннары булдыралар, төзекләндерүгә ярдәм итәләр, халыкның иминлеген үстерүгә булышалар.

Халыкның шактый өлеше шәхси ярдәмче хуҗалыклар тота һәм аларны үстерүгә акча кертә. Быелгы 8 ай эчендә инвестицияләр күләме 10,3 млн. сум тәшкил итте, бу 2025 ел дәрәҗәсеннән 2 млн. сумга күбрәк. Инвестицияләрнең шактый өлеше йортларны төзекләндерүгә, автомобильләр сатып алуга юнәлтелгән.

Шәхси хуҗалыкларда 98 баш эре мөгезле терлек (шул исәптән 31 савым сыеры), якынча 200 сарык һәм кәҗә, 27 ат, 54 умарта бар. Быел якынча 400 мең сум күләмендә дәүләт ярдәме алганнар.

Болар бар да бу җирлекнең социаль-икътисади үсешенә уңай йогынты ясый һәм халыкның тормыш сыйфатын яхшырта.

Махсус хәрби операция кысаларындагы чаралар

Ленино җирлегеннән 11 кеше махсус хәрби операция зонасында, аларның гаиләләренә һәрьяклап ярдәм күрсәтелә.

Җирлек халкы һәм «көмеш» волонтерлар гуманитар ярдәм җыю һәм җибәрүдә актив катнашалар. Мондый ярдәм алга таба да күрсәтеләчәк.

Ленино җирлегендә шәхси хуҗалыкларга инвестицияләр арта

Киләчәккә бурычлар

Өстенлекле юнәлешләр арасында җирлек башлыгы ярдәмче хуҗалыкларны алга таба үстерү, җирлек территориясен төзекләндерүне дәвам итү, үзара салым акчаларын гамәлгә кертүне атады.

Район башлыгы Егор Тарнавский җирлектә мәдәният, спорт өлкәләрендәге яхшы эшне билгеләп үтте, Светлана Питеркинага тотрыклы эше өчен рәхмәт белдерде һәм алга таба уңышлар теләде.


Нет комментариев