Көзге чакырылыш башланды
Район яңалыклары

Көзге чакырылыш башланды

1 октябрьдән көзге чакырылыш кампаниясе башланды. Бу чакырылышта хезмәт итәргә 3000нән артык татарстанлы, шул исәптән Яңа Чишмә районыннан 8 егет китәчәк.

Октябрь башында 30дан егет чакырылган медицина тикшерүе узды, аларның күбесе хәрби хезмәткә яраклы дип табылды, берничә кеше өстәмә медицина тикшерүенә җибәрелде.

Гаскәр частьләренә беренче озату октябрь ахырында көтелә, ә 16 октябрьгә Чакырылучы көне үткәрү планлаштырыла.

Хезмәт срогы элеккечә кала — бер ел. Барлык чакырылучылар да Россия территориясендәге гаскәр частьләренә җибәреләчәк (СВО зонасында булган яңа төбәкләрдән тыш). Сугыш хәрәкәтләре зонасына бары тик контрактчылар һәм үзләре теләк белдерүчеләр генә җибәреләчәк.


Нет комментариев