Чаллы Башы авылы егетләре, махсус хәрби операция зонасындагы якташларыбызга ярдәм йөзеннән, бергәләшеп, бортовой УАЗ машинасы сатып алган.
Аны шулай ук Чаллы Башы егете булган волонтер Алмаз Вафинга тапшырганнар. Октябрь урталарында УАЗ районнан җыелган гуманитар йөк белән бергә хәрби хәрәкәтләр зонасына юл тотачак.
Авыл егетләренең бу гамәле —ихлас йөрәктән чыккан ярдәм. Машина кыр шартларында яралыларны ташу, азык-төлек һәм кирәк-яраклар җиткерү өчен кулланылып, якташларыбызның хәрби тормышын җиңеләйтер дип ышанабыз. Бу саваплы эштә бердәмлек күрсәткән егетләргә рәхмәтләребезне җиткерәбез.
Нет комментариев