22 ноябрь 2011 яңалыклары
-
КОРБАН МӘҖЛЕСЕ - ТУБЫЛГЫ ТАУДА
Бөтен дөньяга таралган мөселман халкы 6 ноябрьдә исламда иң олы бәйрәм - Корбан гаетен билгеләп үтте. Бәйрәм көннәрендә дин тотучылар корбан чалалар, гыйбадәт кылалар, Аллаһтан кылган гөнаһлары өчен кичерүен сорыйлар, ятимнәргә, мохтаҗларга ярдәм итәләр. Бәйрәмнең төп мәгънәсе -- Аллаһка якынаю, шәфкатьлелек кылу. Азат МУСИН
-
Яңа чиркәү ачылды
Үткән якшәмбе көнне Черемухово Бистәсендә күңелле вакыйга булды. Монда яңа чиркәү ачылды һәм якшәмбе гыйбадәтеннән соң тирә-юньгә ишетелерлек итеп чаң тавышы яңгырады. Евгений СТАРОВ
-
Эшлекле атна
Муниципаль район башлыгы Вячеслав Козлов район үзәге предприятиеләре һәм учреждениеләре җитәкчеләре белән үткәргән планеркада кайбер мәсьәләләр каралды. Район башкарма комитеты җитәкчесе урынбасары Мәхмүт Гомәров кабельле (һава) элемтә һәм электр линияләрен махсус коллектор каналларына (алар һавада түгел, җир астында булырга тиеш) күчерү буенча эшнең торышы турында сөйләде. Эш башланган, тик башкарасы...
-
Муниципаль берәмлекләрнең эше тикшерелде
Үткән атнада Казанда ТР муниципаль берәмлекләре Советының VI съезды булып узды, анда район башлыгы Вячеслав Козлов җитәкчелегендә район делегациясе дә катнашты. Съездга Татарстаннан 989 муниципаль берәмлек вәкилләре җыелды. Съезд эшендә ТР Президенты Рөстәм Миңнеханов, Татарстан Республикасының Дәүләт Киңәшчесе Минтимер Шәймиев, ТР Дәүләт Советы Рәисе Фәрит Мөхәммәтшин, республикабыз Хөкүмәте башлыгы Илдар...
-
Балаларга шундый язмыш телисезме?
Районда 13 гаилә (аларда 25 бала яши) социаль яктан уңышсыз гаиләләр буларак исәптә тора. Шушы исемлеккә эләгүчеләрне бу "чокырдан" тартып чыгару мөмкин түгел. Кызганыч, алар балаларын да үз артларыннан ияртәләр, аларга шундый ук язмыш хәзерлиләр. Шундый гаиләләрдә үскән балаларны коткарып калу өчен районда актив профилактик эш алып барыла. Лариса ФЕДОРОВА