5 сентябрь 2013 яңалыклары
-
Оешкан коллектив – минем горурлыгым
2 сентябрьдә районда оешкан зур коллективның абруйлы җитәкчесе, РҮХ баш табибы Ришат Нуртдин улы Билалов үзенә 50 яшь тулуны - юбилеен билгеләп үтте.
-
2014 елдан үзенә шөгыль тапкан халыкның иминият взнослары ставкасы кими
Әлеге категория түләүчеләре хәзер иминият взносларын отчет елында кергән керемнәргә бәйле рәвештә бүлеп (дифференциацияләү) түлиячәкләр, ә иминият взнослары күләме алар өчен икедән түгел, ә хезмәткә түләүнең бер минималь күләменнән (МРОТ) чыгып исәпләнәчәк.
-
Диспансерлаштыру бара
Авыруларны иртәрәк ачыклау һәм профилактика үткәрү максатларында 2013 елда халыкка диспансеризация үткәрүдә яңа тәртип кертелде. Медицина тикшерүе үткәрү күләме яшькә һәм җенескә бәйле. Диспансерлаштыру 3 елга 1 мәртәбә үткәрелә: беренчесе кешегә 21 яшь булганда, аннан һәр ике ел саен гомер буена үтәсе. 2013 елда Яңа Чишмә муниципаль районында 2 меңнән...
-
Акча туплавы җиңел түгел, ә аны аңлы рәвештә туздыру тагын да кыенрак
Районда финанс бүлеге 30 ел эшли. 2006 елдан финанс органнары структурасы үзгәргәннән соң финанс бүлеге финанс-бюджет Палатасы итеп үзгәртелде: аның функцияләре (эше) шул ук калды - район бюджетын төзү, раслау һәм контрольдә тоту. "Финанс эше беркайчан да җиңелләрдән булмады. Акчаны туплау ансат түгел, ә аны белеп туздыру тагы да катлаулырак....
-
Яраткан үз бәйрәмебез
30 августта яңачишмәлеләр Республика көнен билгеләп үттеләр. Район күләмендә бәйрәм чарасы РМЙ каршындагы мәйданда үтте. Анда балалар өчен батут, олыраклар өчен сәүдә палаткалары (шашлык, камыр ризыклары алырга мөмкин булды) куелган иде, ерак та түгел яшьләр бүлеге спорт уеннары, ярышлар оештырды, тиз арада әмәлләнгән сәхнәдә зур концерт барды. Бәйрәм - Республика...
-
Яңа Чишмә музее ачылды
29 августта рәсми рәвештә музей ачылды. Ал тасманы кисү тантанасында район башкарма комитеты җитәкчесе урынбасары Валентина Семеняк, Зирекле музее директоры Мидхәт Газыймов, пенсионерлар советы рәисе Анастасия Козлова, мәдәниятне һәм тарихны үз итүчеләр катнашты.
-
Коррупциягә каршы комиссия утырышы
4 сентябрьдә район башлыгы Вячеслав Козлов рәислегендә коррупциягә каршы район комиссиясенең чираттагы утырышы булып узды һәм анда кайбер мәсьәләләр каралды.