Яңа Чишмә хәбәрләре

Яңа Чишмә районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Кеше һәм закон

Яңа Чишмәдә исерек килеш транспорт белән идарә иткән өчен шоферны хөкем иткәннәр

Аңа 30 мең сум штраф салынган һәм 1 ел да 6 айга машина йөртү таныклыгыннан мәхрүм ителгән.

2023 елның 28 мартында 22:00 сәгатьтә Башкортстан Республикасы, Гафури районы, Дарьино авылында яшәүче 26 яшьлек гр. Р. Р. Бикбулатов Lada 4×4 а/м руле артында исерек хәлдә Яңа Чишмә районы, Красный Октябрь поселогы, Мәктәп урамындагы 18 нче йорт янында була.

Алкотестерда тикшерү аның исерек булуын күрсәткән. 

Гр. Бикбулатов Р. Р. эшне карап тикшерүгә килмәгән, эшне аның катнашыннан башка гына карауны сораган, үз гаебен таныган.

Яңа Чишмә мировой суды карары белән гр. Р. Р. Бикбулатов адм хокук бозуда гаепле дип танылган һәм 1 ел да 6 айга машина йөртү таныклыгыннан мәхрүм ителеп, 30 мең сум штраф та билгеләнгән.
— Карар 2023 елның 14 июнендә законлы көченә керде, — дип хәбәр итте район ЮХИДИ начальнигы Евгений Михайлов.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Подписывайтесь на наш Telegram-канал "Шешминская новь"

 


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев