Яңа Чишмә хәбәрләре

Яңа Чишмә районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Фактлар һәм комментарийлар

«01» хезмәте авыр һәм куркыныч

Россия һәм Татарстан Республикасы ГТХ (МЧС) Баш идарәсенең меңәрләгән хезмәткәрне берләштергән коллективы 30 апрельдә һөнәри бәйрәмен билгеләп үтә, янгын сагы хезмәте оешуга 365 ел тула.

Янгын сагының Яңа Чишмә гарнизонында бүген хезмәт итүчеләр составыннан 40 кеше сугышчан әзерлектә - кизү тора. Гарнизон белән Рәшит Кыямов һәм аның урынбасары Илдар Гайфиев җитәкчелек итә. Күзәтү эшчәнлеге бүлегендә (начальнигы Рафаэль Гиниатуллов) - өч хезмәткәр, бердәм кизү тору - диспетчерлык хезмәтендә биш диспетчер эшли. 2013 елгы эш нәтиҗәләре буенча янгын сагының Яңа Чишмә гарнизоны алдынгылар сафына чыккан. Аның начальнигы Рәшит Кыямов, шулай ук янгын сүндерү автомобиле шоферы Иван Стариков (15 еллык стажы бар) Россия ГТХ (МЧС)-нең "Маршал Василий Чуйков" медале белән бүләкләнгән. 2013 ел дәвамында янгыннарны кисәтү системасын камилләштерү, алдынгы технологияләр һәм заманча техника кертү, районда янгын сүндерү хезмәтен үстерү, ирекле янгын сагын торгызу буенча зур эш башкарылган. Шушы эшнең нәтиҗәләре үзләре хакында үзләре сөйли.
Узган елда Яңа Чишмә янгын сүндерүчеләре 20 мәртәбә янгын сүндерүгә, 37 мәртәбә ЮТҺ нәтиҗәләрен бетерүгә чыкканнар, аларда 90 кеше коткарып калынган.
Аннан кала, һәр авыл җирлегендә ирекле янгын сагы булдырылган. Зирекле авылында аерым янгынга каршы пост оештырылган, ул 11 кешедән тора һәм аның башында Рөстәм Идрисов тора. Шушы елның 1 кварталында 5 янгын һәм 5 ут кабу очрагы булган, кешеләрнең гомерләре өзелүгә юл куелмаган, 7 ЮТҺ-дә коткаручылар ярдәме таләп ителгән, 14 кеше коткарып калынган.
Янгын сагы хезмәткәрләрен һөнәри бәйрәмнәре белән котлап, аларга янгыннар санын киметү һәм кешеләр гомерен саклап калуга кагылышлы күпьеллык тәҗрибәне саклап калуларын - дәвам иттерүләрен телибез.
Лариса ФЕДОРОВА

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Подписывайтесь на наш Telegram-канал "Шешминская новь"

 


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев