Яңа Чишмә хәбәрләре

Яңа Чишмә районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Фактлар һәм комментарийлар

30 ел элек без ниләр яздык

"Яңа Чишмә хәбәрләре" газетасы, 1985 елның 13 август санында Тат. Волчья авылы яшьләренең хаты бастырыла: "...без көне буе эшлибез, ә кичләрен ял итәр урын юк. Безнең иске клуб шимбә һәм ял көннәрендә эшләсен өчен ярдәм итсәгез иде". Барлыгы 21 имза. Бу хатны алгач, редакция комсомолның район комитеты белән берлектә Тат.Волчья...

"Яңа Чишмә хәбәрләре" газетасы, 1985 елның 13 август санында Тат. Волчья авылы яшьләренең хаты бастырыла: "...без көне буе эшлибез, ә кичләрен ял итәр урын юк. Безнең иске клуб шимбә һәм ял көннәрендә эшләсен өчен ярдәм итсәгез иде". Барлыгы 21 имза.
Бу хатны алгач, редакция комсомолның район комитеты белән берлектә Тат.Волчья Мәдәният йорты эшен тикшерүне оештыра. Иске бина шулкадәр кыйшайган була ки, калын терәү белән терәтеп куярга туры килгән. Әмма алары да тузган. Бина икенче яктан да сыгылып төшкән, бусы да куркынычлык тудыра.
Шул вакытларда авылда яңа МЙ төзелеше башланган була (ике катлы). Бу эш 12 елга сузыла, тик бина әлләни озак хезмәт итми: подвалдагы дымлылыктан бик тиз яраксыз хәлгә килгән.
-Ә кышын анда салкын иде, - дип сөйли МЙ директоры Гомәр Насыйров,- шуңа да яшьләр анда килергә бик ашкынып тормадылар. 2012 елда президент программасы буенча яңа МЙ төзелә башлады, аны бер җәй эчендә төзеделәр. Өченче ел инде Акбүре яшьләре һәм олырак яшьтәгеләр дә (озак еллар клубсыз интеккән кешеләр) мәдәният йортына рәхәтләнеп йөриләр. Монда артистлар да килеп, чыгыш ясыйлар, үзебезнекеләр дә аз түгел - 17-20 кеше.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Подписывайтесь на наш Telegram-канал "Шешминская новь"

 


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев