Яңа Чишмә хәбәрләре

Яңа Чишмә районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Фактлар һәм комментарийлар

30 елдан соң очрашу

17 ноябрьдә Зирекле авылы халык иҗаты һәм көнкүреше музее кунаклар - Әфганстанда хезмәт иткән Марат Садыйков һәм аның сугышчан дусты - Мәскәү өлкәсе Раменское шәһәреннән килгән Сергей Захаровны кабул итте. Сергей Захаров Кызыл Йолдыз ордены кавалеры, Раменское шәһәрендә яши һәм эшли, өйләнгән, ике ул тәрбияли.

-Мин бик ерактан килдем, Маратны бик күрәсем килде, очрашмавыбызга 29 ел узды. Без 1984-1985 елларда Әфганстанда бергә хезмәт иттек - Панджшерда, Руха торак пунктында, мотоукчылар полкында булдык, - дип сөйләде ул.
Сергей Захаров Марат Садыйков белән бергәләп музейны карап йөрделәр. Бу көнне әле яңа гына хезмәтен тутырып кайткан Инсаф Гәрәев та кунакларга кушылды. Музейда ике буын Ватан сакчылары очрашты. Мәскәү өлкәсеннән килгән кунак Сергей Захаров музей директоры Мидхәт Газыймов һәм аның хезмәткәрләре тарафыннан җылы кабул ителүдән бик канәгать калган.
-Бүген, сезнең музейда булып, мин бергә хезмәт иткән иптәшем өчен ихластан сөендем, үткән гомер, бергә булган хәлләр һич онытылмый. Аларның һәрчак кунакчыл булулары хакында хәтта әйтер сүзләр дә табып булмый. Һәммәсенә дә рәхмәтлемен. Монда әле тагын озаккарак килеп чыгармын дип өметләнәм.
Ул музейдагы фикерләр китабына очрашудан алган тәэсирләрен, рәхмәт сүзләрен язып калдырган.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Подписывайтесь на наш Telegram-канал "Шешминская новь"

 


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев