Яңа Чишмә хәбәрләре

Яңа Чишмә районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Фактлар һәм комментарийлар

9 мең сум штраф түлисе

20 апрельдә балигъ булмаганнар эше буенча комиссиянең чираттагы утырышы булды, анда полиция төзегән беркетмәләр буенча 8 эш каралды. Архангел Бистәсеннән 17 яшьлек үсмернең әти-әнисе улларының бер мәртәбә исерткеч эчемлек кулланганы өчен 500 сум күләмендә штраф түләячәк, шуңа өстәп иртә җитлеккән улларын күзәтеп бетерә алмаганнары - ата-ана вазыйфасын тиешенчә үтәмәгәннәре өчен...

20 апрельдә балигъ булмаганнар эше буенча комиссиянең чираттагы утырышы булды, анда полиция төзегән беркетмәләр буенча 8 эш каралды.
Архангел Бистәсеннән 17 яшьлек үсмернең әти-әнисе улларының бер мәртәбә исерткеч эчемлек кулланганы өчен 500 сум күләмендә штраф түләячәк, шуңа өстәп иртә җитлеккән улларын күзәтеп бетерә алмаганнары - ата-ана вазыйфасын тиешенчә үтәмәгәннәре өчен кисәтү ясалды.
Черемухово Бистәсеннән гражданка С.га гаилә бюджетын 9100 сумга саектырырга туры киләчәк. Өстәвенә ул әле бер җирдә эшләми, гаилә туендыручысын югалту буенча алынган пособие һәм улларының пенсиясе хисабына яши. Шуңа карамастан, әни кеше спиртлы эчемлекләр эчә, балигъ булмаган кызын да шуңа этәрә. Полиция аларга карата берничә маддә буенча беркетмә төзегән, биредә инде кисәтүләр белән генә чикләнү мөмкин түгел. Түлисе штраф күләме ике яшәү минимумына тигез.
Лариса ФЕДОРОВА

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Подписывайтесь на наш Telegram-канал "Шешминская новь"

 


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев