Яңа Чишмә хәбәрләре

Яңа Чишмә районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Фактлар һәм комментарийлар

Алар бар нәрсәдән хәбәрдар

Полицейскийлар арасында һәркем тарафыннан танылган һөнәр - бу полициянең участок уполномоченные: һәр авыл кешесе үз участковыен белә, ул һәркемнең күз алдында, ул да барысын да белә һәм һәрнәрсәдән хәбәрдар. Тәртипле кешеләр аңа хөрмәт белән карый, ә хокук бозучылар аның күзенә чалынмаска тырыша.

-Шуңа да авыл участковые эше бер карасаң гади дә кебек һәм шул ук вакытта күпкә авыррак та. Кайвакыт участковыйның шундый вак-төяк нәрсәләр белән вакытын алалар ки, гәрчә аны күпкә мөһимрәк эшләр көтсә дә, ә аларга аның игътибар итмәскә хакы юк. Шул ук вакытта участковый җинаять кылу белән бәйле булган хәлләргә ачыклык кертү өчен кемгә һәм ничек якын килергә икәнен бик яхшы белә. Участковый кешеләр белән уртак тел таба белергә һәм барысы белән дә элемтәдә, бәйләнештә торырга тиеш. Шуңа да иртән сәгать 7 дә эшкә чыгып киткәндә ул өенә кайчан әйләнеп кайтасын беркайчан да белми, - дип сөйли полициянең участок уполномоченныйлары бүлеге начальнигы, капитан Ильяс Нуртдинов.
Бу, безнең полиция капитаны Рамил Таһиров белән очрашу алды көнендә булган күк, төн уртасы да булуы ихтимал. 11 ноябрь көнне кичке сәгать 8 дә аның административ участогында - Горшковода янгын чыга. Ул көнне Рамил өенә кайтмый, беренчеләрдән булып янгын чыккан урынга килә һәм, туган хәлгә ачыклык кертү өчен, оператив төркем белән иртәнге 2 гә чаклы шунда була. Алар шикле кешене ачыклап, полиция бүлекчәсенә китерәләр. Ә участковыйның үзен без инде Әдәмсәдә очраттык, ул бер әдәмсәле белән сөйләшеп тора иде, анысы исә күптән түгел күршеләре белән булган бәхәскә ачыклык кертүдә булышлык күрсәткән участковыйга рәхмәтен белдергән.
Рамил ЭЭБ дә 17 ел хезмәт куя, шуның 8 елын участок уполномоченные булып эшләгән. Быел, полиция хезмәткәре Марат Кәримов хезмәттәшләрен калдырып бакыйлыкка күчкәч, аның участогы да Рамил Таһировка кала. Район территориясендә 6 участковый эшләргә тиеш, ә әлегә алар өчәү генә: Рамил Таһиров, Илгиз Мохтаров һәм Айдар Мифтахов. Ильяс Нуртдиновка да бик еш кына төрле участокларда эшләргә туры килә. Һәм алар бу эшне яхшы гына алып баралар. Быелгысы елның 10 ае эчендә участок уполномоченныйлары тарафыннан 32 җинаять ачыкланган. Районда 369 кеше профилактик исәптә тора, шуның 15 есе - наркоман, гаиләдә тавыш күптаручылар - 33, психик авырулар - 7, элек хөкем ителүчеләр -125, эчкечеләр - 63, шартлы хөкемгә тартылучылар - 43 һ.б.
Күптән түгел эшкә Петр Питеркин кабул ителгән, ул югары юридик белемгә ия, әлегә стажер булып кына санала. Аңа әле күп нәрсәгә төшенергә кирәк: территорияне өйрәнергә, үз участогындагы һәр гаилә белән танышырга, хакимият органнары һәм предприятие җитәкчеләре белән үзара элемтә - бәйләнеш булдырырга, кыскасы, барын да эшли белергә тиеш була. Эш, әлбәттә, авыр - ул вазыйфаи инструкцияне төгәл үтәүне таләп итә, анда 53 пунктта аның бурычлары күрсәтелгән һәм бары тик 19 пунктта гына - аның хокуклары. Яшь участковый Петр Питеркинның эш урыны - Шахмайда. Аңа административ - торак комплекс (йорт) бирелгән, ул заманча техника белән җиһазланган, эш машинасы да бар, хезмәт хакы да начар түгел - 35 мең сум һ.б. ташламалар. Без дә ул комплекста булдык. Монда бар да бар - җиһаз һәм көнкүреш техникасыннан алып тәрәзәләргә пәрдәгә чаклы эленгән. Шундый ук йорт Екатерина Бистәсендә дә үз хуҗасын көтә, киләчәктә участковый өчен тагын бер шундый комплекс төзү планлаштырыла: Яңа Чишмәдә бит ике участок уполномоченные урыны бар. Полициянең Яңа Чишмә бүлекчәсе начальнигы Нур Сафиуллин тиздән әлеге урыннарга да эшкә чын полицейскийлар килер, дип ышанып кала.
Лариса ФЕДОРОВА
Яңа Чишмә - Шахмай- Әдәмсә

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Подписывайтесь на наш Telegram-канал "Шешминская новь"

 


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев