Яңа Чишмә хәбәрләре

Яңа Чишмә районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Фактлар һәм комментарийлар

Аңлату эшләре дәвам итә

Красный Октябрь, Ленино һәм Әдәмсә авыл җирлекләрендә июльдә булып үткән халыкны күчмә кабул итүләрдә РПФ бүлеге начальнигы Лилия Хираҗева 2015 елның 1 гыйнварыннан үз көченә керәчәк пенсия законнарындагы төп үзгәрешләр турында хәбәр итте, шулай ук әлеге АҖ башкарма комитет белгечләре белән эшләмәүче (эшсез) гражданнарга пенсия билгеләү өчен документларны электрон тәртиптә...

Очрашулар район прокуратурасы тарафыннан район халкының хокукый грамоталылыгын арттыру кысаларында оештырылды. Кабул итүләргә язылган гражданнар консультация генә алып калмадылар, ә пенсия хокукларын булдыруның яңа кагыйдәләре, пенсия белән тәэмин итү вариантларын сайлау һәм РПФ, НПФ яки идарәче компанияне алыштыру турында гариза бирү юллары, "Иминиятләштерелгән шәхеснең шәхси кабинеты" электрон сервистан файдалануның өстенлекләре һәм мөмкинлекләре турында хәбәрдар булдылар.
Һәр авыл җирлегендә пенсия билгеләү өчен кирәкле документлар исемлегенә туры китереп документларны сканерлау, шулай ук БПИ аша документлар җыелмасын җибәрү буенча методик һәм практик ярдәм күрсәтелде. Бу - эшнең перспективалы юнәлеше, чөнки халыкка алдан тикшерү өчен документлар белән пенсия фондына килеп йөрү кирәкми, РПФ белгечләре сканерлау рәвешендә гражданинның хезмәт стажын үзләре бәяли һәм кирәк булса архив учреждениеләренә запрос ясый.
Август-сентябрь айларында район торак пунктларында киң масштаблы мәгълүматый-аңлату эшләрен дәвам итү планлаштырыла. Очрашу барышында пенсия законнарындагы төп үзгәрешләр яктыртылачак һәм РПФ белешмәлекләре, листовкалар тапшырылачак.
Лилия ХИРАҖЕВА, РПФ бүлеге начальнигы

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Подписывайтесь на наш Telegram-канал "Шешминская новь"

 


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев