Яңа Чишмә хәбәрләре
  • Рус Тат
  • Алкоголь һәм балалар бергә була алмый

    10 июль көнне өлкәннәрнең эш көне тәмамланды. Ә балалар өчен бу көн һәм кич җәйге ялның дәвамы иде. Бу кичтә өлкәннәр күзәтүеннән башка алар ничек ял иткән соң - балигъ булмаганнар эше буенча комиссия әгъзалары шуны игътибарга алды. 21 июльдә узган КДН утырышына бу көнне "дөрес ял итмәгән" балаларның әти-әниләре...

    10 июль көнне өлкәннәрнең эш көне тәмамланды. Ә балалар өчен бу көн һәм кич җәйге ялның дәвамы иде. Бу кичтә өлкәннәр күзәтүеннән башка алар ничек ял иткән соң - балигъ булмаганнар эше буенча комиссия әгъзалары шуны игътибарга алды.
    21 июльдә узган КДН утырышына бу көнне "дөрес ял итмәгән" балаларның әти-әниләре чакырылган иде.
    Новопоселенная Лебедкадан өч гаилә бу көнне (10 июль) тиз генә онытмастыр. Аларның 11,13 һәм 15 яшьлек балалары бу кичтә сыра, лимонад эчеп, чипсы чәйнәп ял итәргә булганнар. Тик бәйрәм килеп чыкмаган, 11 яшьлек малайга спиртлы эчемлек "килешмәгән"- хәле начарлангач аны хастаханәгә салырга туры килгән. Бу очракны полиция хезмәткәрләре дә белгән. Алар балаларның "культуралы ял иткән" җирләреннән көмешкә исенә охшаш исле шикле сыеклык калдыклары булган 2 шешә тапканнар. Красный Октябрь мәктәбенең уңышлы укучысы, йортта әти-әнисенә булышчы С. кайдандыр шул эчемлекне табып, һәм сыра эчеп батырайгач, анысын да татып карыйсы итә. Күп тә эчә алмый, кызлар тартып алып, җиргә түгәләр. Малайның хәле начарлангач, ярдәмгә әнисен һәм фельдшерны чакыралар. КДН-да әти- әниләренә штраф салынды, ә өч яшүсмергә җәзаны өйдә әти-әниләре бирәчәк.
    Шул ук көнне гр.П., авылдашлары кебек үк, Екатерина Бистәсе юбилеен бәйрәм иткән. Уңышсыз гаиләдә үскән егет үзе дә шундыйга әйләнеп бара. Комиссия аңа әйбәт кеше булырга ярдәм итәргә тырыша, ә ул утырышка да килмәде. Аның әнисе (әни сүзен хәтта куштырнакка аласы килә) улын дөрес тәрбияләмәгән өчен штраф түләргә мәҗбүр булачак (дөрес сүзе дә урынлы булмас, ул бөтенләй дә тәрбия эшләреннән азат).
    10 июльдә Яңа Чишмәдәге балигъ булмаган яшүсмерләр дә билгеләнеп киткәннәр. Абыйлы- энеле икәү (шуларның кечкенәсенең хөкем ителү срогы чыкмаган) һәм аларның ике дусты Антон белән Владик (Казаннан кунакка кайткан), аларның сүзләре буенча, дустының туган көнен билгеләп үткәннәр, шампан шәрабе эчкәннәр. Ә бу бәйрәм Студенец елгасы буенда сыра эчүдән башланган. Аннан соң хоккей кыры территориясенә күчкәннәр. Алга таба күңел ачуларны КДН секретаренең уяулыгы булдырмый калган, ул аларны әлеге яшүсмерләрнең өлкән бер кешедән спиртлы эчемлек сатып алуын сорап торган чакларында күреп алган. Тегесе дә карышып тормаган, аларга "7-Я" кибетеннән 2 баллон сыра чыгарып биргән. Чакыртылган патруль алга таба эчү "мәҗлесен" (ә бәлки шуннан соң берәр җинаять кылу очрагын) булдырмый кала. Бары тик кунакка кайткан егетнең бабасы гына комиссия әгъзаларына моның өчен рәхмәт әйтте, башка ата-аналар дәшми генә (күз яшьләре белән) чыгып киттеләр, тик штраф түләүгә квитанцияләрне барысы да алды.
    Полицейскийларга улы өчен рәхмәт сүзләрен Тубылгы Таудан И.да әйтте. Төнге сәгать 10 да (22.00) аның улы "Иж-Юпитер" мотоциклында Ленинодагы заправка станциясендә тоткарланган булган. Ул чакта (15 яшьлек малай закон буенча өендә, әти-әнисе янында булырга тиеш) малай транспорт күп йөри торган трассада үзенең гомерен куркыныч астына куйган (күптән түгел генә аның авылдашы белән бәхетсезлек очрагы булган иде бит).
    Яшүсмерләргә карата уяу һәм игътибарлылык күрсәткәннәре өчен комиссия рәисе Валентина Семеняк полиция хезмәткәрләренә, КДН әгъзаларына, мәктәп укытучыларына һәм АҖ башлыкларына рәхмәт белдерде. Шулай ук Яңа Чишмә һәм Әдәмсә АҖ башлыкларының һәм колледж дирекциясенең яшүсмерләр проблемасына салкын карашта булуларын да билгеләп үтте.
    Лариса ФЕДОРОВА

    Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналында укыгыз


    Нравится
    Поделиться:
    Реклама
    Комментарии (0)
    Осталось символов: