Яңа Чишмә хәбәрләре

Яңа Чишмә районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Фактлар һәм комментарийлар

Алты район арасында – беренче

2015 елның 9 аенда Яңа Чишмә районында исерткеч эчемлекләр сату күләме җан башына 10,5 литр тәшкил иткән (2014 елның 9 аендагы күрсәткечкә карата 99%). Бу күрше 6 район арасында беренче урында дигән сүз. Бу нисбәттән район республиканы да (10,2 литр) узып киткән, анда сату 5%ка кимегән. Күрше 6 районда да...

2015 елның 9 аенда Яңа Чишмә районында исерткеч эчемлекләр сату күләме җан башына 10,5 литр тәшкил иткән (2014 елның 9 аендагы күрсәткечкә карата 99%). Бу күрше 6 район арасында беренче урында дигән сүз.
Бу нисбәттән район республиканы да (10,2 литр) узып киткән, анда сату 5%ка кимегән. Күрше 6 районда да (Чистай территориаль органы) ул, Алексеевскидан кала (анда +3%), 1-7%ка кимегән.
Районда алкогольле продукция 56 сәүдә ноктасында сатыла: 39 - ИЭ, 9 фирма кибете һәм "Татпотребсоюз" системасының 8 сәүдә ноктасында. Читтән кертелгән аракы сату 2-4% тәшкил итә (норма 5%). Районда алкогольле продукцияне ваклап сату кимегән: читтән кертелгәне - 8, татарстан аракысы - 3%ка. Республика буенча исә, киресенчә, татарстан аракысын 4%ка кимрәк, читтән кертелгәнен 2%ка күбрәк алганнар, Чистай ТО-да икесен дә бер чама алалар.
Районның авыл җирлекләрен алсак, биредә җан башына аракы сату бераз кимегән. Иң күбе Акбүре АҖ-дә кимегән: 8,7 литрдан 3,7 литрга калган, ә Архангел АҖ-дә, киресенчә, арткан - 3,6 дан 10 литрга җиткән. Яңа Чишмә һәм Красный Октябрь АҖ-дә ваклап сату нык кимегән (1500 литрдан артык), ә Әдәмсә АҖ-дә арткан - 1950 литрга, өч АҖ-дә бераз арту сизелә.
Тулаем алганда, район буенча ваклап сату 1794 литрга кимегән. "Пивоварня Москва-Эфес" ЯАҖ-нең Казан филиалы җитештергән сыра 2014 ел белән чагыштырганда 12%ка, Чистай ТО-да - 36%ка, республикада 22%ка кимегән.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Подписывайтесь на наш Telegram-канал "Шешминская новь"

 


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

2
X