Яңа Чишмә хәбәрләре

Яңа Чишмә районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Фактлар һәм комментарийлар

Атказанган терлекче

ТР Пре­зи­ден­ты ука­зы (6 гыйн­вар 2012 ел) бе­лән "Та­тарс­тан" Аг­ро­фир­ма­сы" ҖЧҖ Шах­май бү­лек­чә­се­нең ал­дын­гы сы­ер са­ву­чы­сы Рә­хи­лә Га­ри­фул­ли­на­га "Та­тарс­тан Рес­пуб­ли­ка­сы­ның ат­ка­зан­ган тер­лек­че­се" ди­гән мак­тау­лы исем би­рел­гән.

Сы­ер са­ву­чы бу­лып ул Шах­май авы­лы "Та­тарс­тан" кол­хо­зы сос­та­вы­на кер­гән­дә үк эш­ли баш­лый. Әти-әни­се дә га­ди авыл хез­мәт­чән­нә­ре: әти­се - ком­байн­чы, әни­се кол­хоз­да төр­ле эш­ләр­дә эш­ли. Га­и­лә­дә­ге җи­де ба­ла­ның дүр­те­се үз тор­мы­шын авыл ху­җа­лы­гы бе­лән бәй­ли. Са­вым­чы хез­мә­тен Рә­хи­лә кем­нән­дер ише­теп ке­нә үс­ми, мәк­тәп­тә укы­ган­да ук фер­ма­да сы­ер са­ву­чы­лар­ны ал­маш­ты­ра. Һәм шул ва­кыт­тан ук ул шу­шы авыр эш­кә ке­ре­шеп ки­тә. 1980 ел­да, Шах­май еге­те На­ил Га­ри­фул­лин­га кия­ү­гә чык­кач, ул, ни­һа­ять, сы­ер­ла­ры яны­на ки­ре әй­лә­неп кай­та, мо­ңа ка­дәр 6 ел Чис­тай сә­гать за­во­дын­да эш­ли.

Сы­ер са­ву­чы бу­лып эш­лә­гән бе­рен­че көн­нәр­дә үк ул үз ал­ды­на мак­сат куя һәм эш нә­ти­җә­лә­ре бу­ен­ча гел ал­дын­гы­лар са­фын­да ба­ра. 32 ел эш­ләү дә­ве­рен­дә ул я бе­рен­че, икен­че, яки өчен­че урын­да бу­ла. Баш­та 25 сы­ер­дан тор­ган төр­кем­дә эш­ли, ан­на­ры алар­ның баш са­ны 32гә арт­кан һәм озак та үт­ми 42гә җит­кән. Юга­ры са­вым­га ни­чек иреш­те­гез, ди­гән со­рау­га, ул бо­лай дип җа­вап бир­де:

- Үз эшем­не бик ярат­тым, гәр­чә эш бик авыр бул­са да. Кө­не­нә 3 тап­кыр са­ва идек, сөт­не чи­ләк­ләр бе­лән та­шы­дык - кыс­ка­сы бар эш­не дә кул кө­че бе­лән баш­кар­дык. Эш­кә җәяү йөр­дек. Ми­нем өем авыл очын­да ур­наш­кан, фер­ма­га да ми­ңа иң ера­гы - 2 км, кө­не­нә өч тап­кыр ба­ра­сы да кай­та­сы иде. Шун­дый физ­за­ряд­ка­дан соң ул ни­чек ал­дын­гы­лар са­фын­да бул­ма­сын ди ин­де, дип тә ша­яр­та иде­ләр.

Ма­ши­на бе­лән сы­ер са­ву опе­ра­тор­ла­ры­ның ра­йон ярыш­ла­рын­да да­и­ми җи­ңү­че бу­ла­рак, аңа төр­ле рес­пуб­ли­ка ча­ра­ла­рын­да бик еш кы­на ра­йон­ның ал­дын­гы авыл хез­мәт­чән­нә­ре да­нын як­лар­га ту­ры ки­лә, 2010 ел­да тер­лек­че­ләр­нең рес­пуб­ли­ка сле­тын­да де­ле­гат бу­ла­рак кат­на­ша. Күп­сан­лы ра­йон бү­ләк­лә­ре һәм ТР авыл ху­җа­лы­гы һәм азык-тө­лек ми­нистр­лы­гы гра­мо­та­сы ия­се сүз­лә­ре­нә ка­ра­ган­да, га­и­лә­се: ире На­ил һәм 3 ба­ла үс­те­рер­гә яр­дәм ит­кән кай­на­на­сы На­җия Әс­фән­ди­я­ров­на бу­лыш­ма­са, ул мон­дый юга­ры нә­ти­җә­ләр­гә ире­шә дә ал­ма­ган бу­лыр иде. Үсә төш­кәч ба­ла­ла­ры кул ара­сы­на ке­рә. Хә­зер ин­де алар бар да мөс­тә­кыйль ке­ше­ләр, юга­ры бе­лем ал­ган­нар, үз бел­геч­лек­лә­ре бу­ен­ча эш­ли­ләр, әти-әни­лә­ре­нә өч онык бү­ләк ит­кән­нәр. Ин­де 84 яшь­кә җит­кән әби­лә­ре На­җия Әс­фән­ди­я­ров­на­ да алар тәрбиясендә.

8 гыйн­вар­да Рә­хи­лә Мак­сум кы­зы­на 55 яшь тул­ган, ул ла­ек­лы ял­га чык­кан. Үзе­нә мак­тау­лы исем би­ре­лү­не бел­гәч, ул "Та­тарс­тан" Аг­ро­фир­ма­сы" ҖЧҖ ге­не­раль ди­рек­то­ры Го­мәр Сө­ләй­ма­нов­ка, Шах­май бү­лек­чә­сен­дә баш­ка­ру­чы ди­рек­тор Ра­мил Хә­би­бул­лин­га һәм фер­ма мө­ди­ре Ри­нат Әх­мәт­җа­нов­ка хез­мә­тен юга­ры бә­я­лә­гән­нә­ре өчен рәх­мәт җит­ке­рү­е­без­не үтен­де.

Оль­га ИВА­НО­ВА

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Подписывайтесь на наш Telegram-канал "Шешминская новь"

 


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев