Яңа Чишмә хәбәрләре

Яңа Чишмә районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Фактлар һәм комментарийлар

Җавапсызлык һәм җәзасыз калдырудан җинаятькә – бер адым

Районда быел КДН-ның беренче утырышында яңа ел ялларында төзелгән 5 беркетмә карап тикшерелде.

Шуларның берсе Петропавел Бистәсендә яшәүче 23 яшьлек гр.ка П. га карата төзелгән, ул үзенең кечкенә өч баласын озак вакытка караучысыз калдырган. Хәзер ул вакытлыча Әдәмсәдә әнисенең өендә яши (әнисе күптән түгел генә вафат булган), үзенең балаларын 2 сәгатькә апасына калдырып, балалар пособиесе алырга дип, ул район үзәгенә китеп барган. Әмма Яңа Чишмәдә, пособие алгач, гр.ка П. дус кызы янына кунакка кергән, алар икәү эчкәннәр. Ике сәгать вакыт үткәч, сеңелесе өйгә кайтмагач, апасы балаларны күршедә калдырып, эшкә киткән. Иркенләп күңел ачкач, дус кызы белән бергә югалган ана исерек хәлдә балалары янына кайтып кергән, бу арада инде аны барысы да эзләргә керешкән булалар. Ата-ана вазыйфасын тиешенчә үтәмәгәне өчен аңа штраф салынган.
Тумыштан ук инвалид баласы булган яңачишмәле Е.га да шундый ук гамәле өчен кисәтү ясалган. 9 гыйнварда КДН әгъзалары аның өенә килгәндә, бала караучысыз калган була, ә әни кеше кунаклар белән бергә эчеп утырган. Мондый хәлдә беренче тапкыр эләгүе аркасында аңа әлегә кисәтү ясала, тик алга таба авыл җирлеге тарафыннан патронаж билгеләнә. Күзәтү нәтиҗәләре КДН-га җиткерелеп торачак.
Тубылгы Тау мәктәбенең 9 сыйныф укучысы ярыйсы гына укый, мәктәптә уңай характерлана, әмма 2 гыйнварда аны төнге сәгать 12 дә бер малай белән урамда йөргәндә күрәләр. Кызның төн уртасында урамда йөрүенең сәбәпләрен сөйләп бирүеннән соң, комиссия аларның ышандырырлык булмавын белдерә. Аның сүзләре буенча, ул өлкәннәр озатуыннан башка яшүсмерләргә төнге вакытларда урамда йөрергә ярамаганлыгы турында закон барлыгын мәктәптә әйтүләре буенча белә икән. Әмма, ул аны бозган, эләгермен дип уйламагандыр. Комиссия моның беренчесе һәм соңгысы булырга тиешлеген белдереп, әти-әнисенә 500 сум штраф сала. РЭЭБ-нең ПДН инспекторы Әлфия Гайфуллинага балигъ булмаганнарны - кичке сәгать 10.00 нан соң урамда йөрергә яратучыларны ачыклау максатыннан авыл җирлекләре буйлап рейдлар үткәрү графигы төзү эше йөкләнде.
Ленино мәктәбеннән 15 яшьлек укучы кызның кыланышлары гаҗәпкә калдырды, ул, аякларын да эшкә җигеп, яшьтәш кызны кыйнаган. Аның исәбендә "батырлыклар" байтак, шул исәптә урлашу өчен хөкемгә дә тартылган. Бу кызның тәртибе һәр КДН утырышында диярлек тикшерелә. Мәктәп директоры да, комиссия әгъзаларының барысы да аның төзәлү турындагы ялган сүзләреннән гарык булуларын белдерделәр. Ул барыбер, үзенең җәзасыз калуын тоеп, тәртипсез гадәтен дәвам итә. Дәресләр калдыра, өйдән чыгып кача, тәмәке тарта, ә хәзер сугыша да. Опекун әбисе кызны киендерсә, ашатса, кайгыртса да, кыз аның кадерен белми, санга сукмый. Әбигә опекунлык итүдән баш тартырга тәкъдим иттеләр, бу хакта уйланырга ике көн вакыт бирделәр.
Утырышта 2013 елда наркоманиягә каршы алып барылган профилактик эш нәтиҗәләре һәм 2014 елга эш планы тикшерелде. КДН составына керүче һәр структурага аңа үз тәкъдимен кертү бурычы җиткерелде.
Наркоманиягә каршы профилактик эшкә мәгълүматый-аңлату эшләрен белем бирү учреждениеләре белән бергә алып барырга кирәк, дигән карарга килделәр.
Ольга ИВАНОВА

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Подписывайтесь на наш Telegram-канал "Шешминская новь"

 


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев