Яңа Чишмә хәбәрләре

Яңа Чишмә районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Фактлар һәм комментарийлар

Авыр чакта ярдәмгә киләләр

2000 ел­да РФ Пре­зи­ден­ты Вла­ди­мир Пу­тин "Со­ци­аль хез­мәт­кәр­ләр кө­не ту­рын­да"­гы Указ­га кул куй­ды һәм 8 июнь бәй­рәм көн дип игъ­лан ител­де.

Со­ци­аль хез­мәт­кәр­ләр - граж­дан­нар­га ти­еш­ле яр­дәм күр­сә­тү бу­ен­ча эш­ләр­не оеш­ты­ру­чы­, авыр хәл­ләр­гә юлык­кан ке­ше­ләр­гә шул хәл­дән чы­гу юл­ла­рын эз­ләү­дә үз­лә­ре­нең бар­лык көч­лә­рен би­рү­че ке­ше­ләр алар

Бү­ген ра­йон­ның со­ци­аль як­лау сис­те­ма­сын­да со­ци­аль як­лау­ның 4 дәү­ләт уч­реж­де­ни­е­се эш­ли: со­ци­аль як­лау бү­ле­ге, 32 но­мер­лы мат­ди яр­дәм күр­сә­тү бу­ен­ча Рес­пуб­ли­ка үзә­ге фи­ли­а­лы, "Кай­гыр­ту" ха­лык­ка со­ци­аль хез­мәт күр­сә­тү үзә­ге, Карт­лар йор­ты. Әле­ге уч­реж­де­ни­е­ләр­дә 100дән ар­тык ке­ше эш­ли, алар көн­кү­реш, хо­ку­кый, икъ­ти­са­дый, пси­хо­ло­гик, юри­дик ке­бек төр­ле со­ци­аль хез­мәт­ләр күр­сә­тә­ләр.

Со­ци­аль як­лау һәм мат­ди яр­дәм күр­сә­тү бу­ен­ча Рес­пуб­ли­ка үзә­ге фи­ли­а­лы ха­лык иң күп мө­рә­җә­гать итә тор­ган бү­лек­ләр­дән са­на­ла. Алар­га ае­рым ка­те­го­рия граж­дан­нар­га со­ци­аль як­лау (яр­дәм) ча­ра­ла­ры тәкъ­дим итү, рес­пуб­ли­ка­ның ре­а­би­ли­та­ция үзәк­лә­ре­нә, бюд­жет оеш­ма­ла­рын­да эш­ләү­че хез­мәт­кәр­ләр­не са­на­тор-ку­рорт дә­ва­ла­ну­ла­ры­на җи­бә­рү, кай­бер ка­те­го­рия ха­лык­ка та­нык­лык­лар рәс­ми­ләш­те­рү (ясау) һәм би­рү, Карт­лар йор­ты­на һәм пси­хо­нев­ро­ло­гия уч­реж­де­ни­е­лә­ре­нә ур­наш­ты­ру һ.б. функ­ци­я­ләр йөк­лән­гән. Әле­ге уч­реж­де­ние бел­геч­лә­ре та­ра­фын­нан 7 мең­гә якын ке­ше­гә хез­мәт күр­сә­те­лә. Хез­мәт­кәр­ләр, эш­ләү­че­ләр­нең са­нын шак­тый кыс­кар­ту­га да ка­ра­мас­тан, ку­ел­ган бу­рыч­лар­ны кыс­ка срок­лар­да, ту­лы кү­ләм­дә, өзек­лек­ләр­сез баш­ка­ра­лар.

Ха­лык­ка со­ци­аль хез­мәт­ләр күр­сә­тү эш­чән­ле­ген "Кай­гыр­ту" ХСХ­КҮ баш­ка­ра. Ул соң­гы ел­лар­да та­гы да комп­лекс­лы­рак бу­ла ба­ра, пен­си­о­нер­лар­га гы­на тү­гел, шу­лай ук кат­лау­лы тор­мыш авыр­лык­ла­ры­на юлык­кан эш­кә сә­ләт­ле яшь­тә­ге граж­дан­нар­га да бу­лыш­лык күр­сә­тә, га­и­лә имин­ле­ген һәм со­ци­аль ятим­лек­не про­фи­лак­ти­ка­лау­ны үт­кә­рә. "Кай­гыр­ту" үзә­ге­нең ике бү­лек­чә­се та­ра­фын­нан 2012 ел­да 5570 ке­ше­гә хез­мәт күр­сә­тел­гән иде. Мон­да ки­ем-са­лым җыю һәм әй­бер­ләр­не бү­лү (та­ра­ту) пунк­ты ачыл­ды, "Из­ге эш­ләр ос­та­ха­нә­се", "До­мост­рой" про­ек­ты га­мәл­дә. Хи­ма­я­че­ләр яр­дә­ме бе­лән "Яз­гы ми­һер­бан­лы­лык ат­на­сы", "Мәк­тәп­кә проб­ле­ма­лар­сыз" дип атал­ган хәй­рия ак­ци­я­лә­ре оеш­ты­ры­ла. Ста­ци­о­нар бул­ма­ган шарт­лар­да өл­кән­нәр­гә һәм ин­ва­лид­лар­га өй­гә ки­леп со­ци­аль-көн­кү­реш хез­мәт­лә­ре күр­сә­тү со­ци­аль яр­дәм­нең өс­тен­лек­ле фор­ма­сы бу­лып то­ра. Өй­гә ки­леп хез­мәт күр­сә­тү бү­ле­ген­дә 100 ин­ва­лид һәм өл­кән ке­ше исәп­лә­нә.

С. Ива­нов­аның игъ­ти­бар­лы җи­тәк­че­ле­ген­дә га­и­лә­гә һәм ба­ла­лар­га со­ци­аль яр­дәм бү­ле­ге та­ра­фын­нан кү­зә­тү­че­сез­лек, тәр­тип бо­зу­лар, нар­ко­ма­ни­я­ про­фи­лак­ти­ка­сы һәм сә­ла­мәт яшәү рә­ве­шен про­па­ган­да­лау бу­ен­ча (ба­лигъ бул­ма­ган­нар ара­сын­да) ча­ра­лар оеш­ты­ры­ла. Бү­лек­тә уңыш­сыз га­и­лә­ләр дә исәп­тә то­ра, алар­ның са­ны, кыз­га­ныч­ка кар­шы, да­и­ми ар­та то­ра. Бү­лек бел­геч­лә­ре әле­ге га­и­лә­ләр­дә да­и­ми бу­лып то­ра­лар, бү­леп би­рел­гән мат­ди яр­дәм ак­ча­ла­рын һәм со­ци­аль тү­ләү­ләр­не ни­чек фай­да­ла­ну­ла­рын тик­ше­рә­ләр, ме­ди­ка­мент­лар һәм ги­ги­е­на әй­бер­лә­ре би­рә­ләр. Га­и­лә­дә тәр­бия иде­я­лә­рен про­па­ган­да­лау һәм га­и­лә тра­ди­ци­я­лә­рен сак­лау мак­са­тын­нан төр­ле ча­ра­лар, ан­ке­та ту­ты­ру­лар, лек­ци­я­ләр үт­кә­рә­ләр.

Яңа Чиш­мә­дә­ге Карт­лар йор­ты якын­на­ры­ның игъ­ти­ба­рын­нан объ­ек­тив сә­бәп­ләр ар­ка­сын­да мәх­рүм кал­ган граж­дан­нар­га ста­ци­о­нар со­ци­аль яр­дәм күр­сә­тү өчен бил­ге­лән­гән. Карт­лар йор­тын­да эш­ләү­че хез­мәт­кәр­ләр үз­лә­рен­дә яшәү­че ке­ше­ләр үз­лә­рен ял­гыз, яз­мыш ко­ча­гы­на таш­лан­ган ке­ше­ләр итеп той­ма­сын­нар өчен бар­лык көч­лә­рен ку­еп эш итә­ләр.

Со­ци­аль як­лау уч­реж­де­ни­е­лә­рен­дә һәм бү­лек­чә­лә­рен­дә үз һө­нәр­лә­ре­нә туг­ры бул­ган ке­ше­ләр эш­ли. Ке­ше­ләр­гә ри­я­сыз хез­мәт итү бик җи­ңел­ләр­дән тү­гел. Со­ци­аль хез­мәт­кәр һө­нә­ре - иң гу­ман­лы, һө­нәр­ләр­нең бер­се, ул авыр тор­мыш хә­лен­дә кал­ган һәр ке­ше­гә яр­дәм ку­лы су­за бе­лү­не, җан җы­лы­сы, хәл­не аң­лау - ур­так­ла­ша бе­лү ке­бек сый­фат­лар­ны та­ләп итә. Оль­га Куз­не­цо­ва, Гөл­нур Хә­ли­ло­ва, Эс­ми­ра Му­ха­но­ва, Рә­си­мә Сә­ха­по­ва­лар үз­лә­рен игъ­ти­бар­лы хез­мәт­кәр­ләр итеп та­ныт­кан­нар. Со­ци­аль яр­дәм бү­ле­ге кон­суль­тан­ты На­талья Гурь­е­ва, 32 но­мер­лы мат­ди яр­дәм күр­сә­тү бу­ен­ча рес­пуб­ли­ка үзә­ге фи­ли­а­лы мө­ди­ре Люд­ми­ла Со­ро­ки­на, бел­геч Ве­ра Вә­лиул­ли­на, Карт­лар йор­тын­да эш­ләү­че сле­сарь-сан­тех­ник Ни­ко­лай Сус­лов, офи­ци­ант­лар - Ири­на Ма­ра­но­ва һәм Тать­я­на Пу­зи­ко­ва­лар җа­вап­лы һәм ыша­ныч­лы бел­геч­ләр бу­лып са­на­ла­лар.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Подписывайтесь на наш Telegram-канал "Шешминская новь"

 


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев