Яңа Чишмә хәбәрләре
  • Рус Тат
  • Айлык төгәлләнде

    Шәхси эшмәкәрләрдән бурычларны түләттерү буенча айлык үткәрү барышында (18 майдан 19 июньгә чаклы) РПФ бүлеге суд приставы хезмәтләре белән берлектә 37 гә якын явыз нияттә түләмәүче кеше янында булды. Нәтиҗәдә 67 мең 400 сум акча җыелды, 3 мең сумлык милеккә арест салынды. Бурычлыларның хезмәт хакларыннан акча тотып калуга (21 мең...

    Шәхси эшмәкәрләрдән бурычларны түләттерү буенча айлык үткәрү барышында (18 майдан 19 июньгә чаклы) РПФ бүлеге суд приставы хезмәтләре белән берлектә 37 гә якын явыз нияттә түләмәүче кеше янында булды.
    Нәтиҗәдә 67 мең 400 сум акча җыелды, 3 мең сумлык милеккә арест салынды. Бурычлыларның хезмәт хакларыннан акча тотып калуга (21 мең 460 сум күләмендә) язу җибәрелгән, алар арасында Марина Ф., Александр Е., Ксения Р. һ.б.
    Явыз ният белән түләмәүчеләр, элеккегечә, түбәндәгеләр: Рафаил А., ул эшкә урнашырга һәм бурычын түләргә берничә кат вәгъдә иткән инде; Николай С. исә үзмәшгульлек программасы буенча бизнес үстерүгә дәүләттән акча алган; Яңа Чишмәдән Ольга И.; Рус Чабаксарыннан Сергей Р. ел саен бурычлы булып кала бирә, үз бурычын ул башкару производствосы кысаларында гына каплый.
    Исегезгә төшерәбез, иминият взнослары күчерелмәгән эш чоры пенсия күләмен исәпләгәндә стажга кертелми.
    Кызганычка каршы, бурычлыларның күпчелеге теркәлгән адрес буенча яшәми, яки башка районда эшли. Әйтик, Тубылгы Таудан Илгиз З. Һәм Әдәмсәдән Рөстәм Г. - шундыйлардан. Андый әҗәтлеләргә документлар әзерләнә: аларның үзләре һәм мөлкәтләре эзләүгә бирелә.
    РПФ тагын бер кат искә төшерә: шәхси эшмәкәрләрнең иминият взнослары тулы күләмдә аларның лицевой счетларына күчерелә һәм пенсия күләменә йогынты ясый. Эшчәнлек алып бару туктатылган очракта, кыска срокта теркәлгән органнан исәптән төшәргә кирәк, шулай ук ел нәтиҗәләре буенча 2014 ел өчен салым органнарына (керем 0 булса да) декларация тапшыру сорала, алайса 2014 ел өчен РПФ-на иминият взнослары күләме 138 мең сум тәшкил итә, бу исә бу очракта бурычның артуына китерә, бер бурычка баткач, аннан котылуы кыенлаша бара.
    Ольга ПОПКОВА, РПФ бүлеге начальнигы

    Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналында укыгыз


    Нравится
    Поделиться:
    Реклама
    Комментарии (0)
    Осталось символов: