Яңа Чишмә хәбәрләре
  • Рус Тат
  • Бурычлары өчен чыгарганнар

    Күрсәтелгән коммуналь хезмәтләр өчен булган бурыч куып чыгару өчен сәбәп булып торуы ихтимал.

    Прецедент инде булдырылган - Яңа Чишмә район суды тарафыннан граҗданин Б.М. Шәйдуллинның торак бинадан файдалану хокукын югалтуын тануы турындагы Яңа Чишмә муниципаль районы Яңа Чишмә авыл җирлеге башкарма комитеты дәгъвасы канәгатьләндерелгән, карар 2013 елның 14 октябрендә үз көченә кергән.
    Кыскача гына әйткәндә, эш менә нидә - гражданин Б.М. Шәйдуллин Яңа Чишмә авылы, Буреев урамы, 5 йорт 1 фатирның 2 нче бүлмәсендә теркәлгән булган. Ул анда социаль найм килешүе буенча яшәгән. Күрсәтелгән коммуналь хезмәтләр өчен түләмәгән. "Кристалл ИК" ҖЧҖ бурычын (ул вакытка бурычы 8483 сум булган) мәҗбүри түләттерү өчен суд әмере бирүләрен сорап Яңа Чишмә мировой судына мөрәҗәгать иткән. Карар идарәче компания файдасына чыгарылган, шулай да әлеге гражданин адресына "Кристалл ИК" ҖЧҖ га җибәрелгән бурычларын бетерү турындагы таләпләр җавапсыз калган. Барысын да исәпкә алып, суд аның торак бинадан файдалану хокукын югалтуын таныган һәм ул теркәү исәбеннән төшерү өчен нигез булып тора. Социаль найм килешүе өзелгән дип санала, бүлмәгә торакка мохтаҗ булган башка гражданнарны кертергә була. Хәзергесе вакытта "Кристалл ИК" ҖЧҖ тагын берничә шуңа охшаш дәгъва гаризасы бирү өчен материаллар әзерли, шуны билгеләп үтәргә кирәк, инде сүз малосемейкадагы бүлмә турында түгел, ә муниципаль милек булып саналган фатирлар турында бара. Һәм бу дәгъва - соңгысы булмастыр. Бу айда "Кристалл ИК" ҖЧҖ үз бурычларын каплауны таләп итеп, күп фатирлы йортларда яшәүче бурычлыларга 130 кисәтү кәгазе тараткан. Бу таләпләргә бары тик адресатларның бары 50%-ы гына игътибар итеп, бурычларын түләүләрен белдерәләр.
    Кагыйдә буларак, күпчелек бурычлы кешеләр, нигездә, даими эш урыны булмаучы һәм тәртипсез тормыш рәвеше алып баручылар. Халыкның "Кристалл ИК" ҖЧҖ һәм ТКХ каршындагы күрсәтелгән коммуналь хезмәтләр өчен бурычы барлыгы 2 млн. сумнан артык тәшкил итә. Исемлектә бурычлары 5 мең сумнан артып китүчеләр - 113 кеше, монда инде муниципаль бинадан вакытлыча файдаланып торучылар да, шулай ук торак хуҗалары да керә, өстәвенә кайбер бурычлы кешеләр - тотрыклы керем алучы, матур тормышта яшәүче граҗданнар.
    Кайберәүләрнең бурычы 100 мең сумнан артып киткән, бурычлылар - торак бина хуҗалары белән "Кристалл ИК" ҖЧҖ эш алып бара, шуны билгеләп үтәргә кирәк, бурычларны түләттерү буенча барлык суд карарлары идарәче компания файдасына хәл ителә. Шуны исегезгә төшереп үтәбез, күрсәтелгән коммуналь хезмәтләр өчен бурычы җыелган теләсә кайсы кеше, торак хуҗасымы ул яисә торакны вакытлыча файдалануга алучымы, түләүне берничә срокка бүлеп түләүгә килешү төзү өчен "Кристалл ИК" ҖЧҖ гә мөрәҗәгать итә ала. Моннан тыш, әгәр бурычлы кеше аз тәэмин ителгән гражданнар категориясенә керә икән, ул торакка һәм коммуналь хезмәтләргә түләүгә субсидия алуга хокуклы була, моны Халыкны социаль яклау идарәсендә рәсмиләштерергә була.
    Димәк, прецедент булдырылган. ТКХ хезмәтләре өчен бурычлары булган кешеләргә әлегедәй судларда катнашырга туры килерме - барысы да бары тик үзләреннән генә тора.

    Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналында укыгыз


    Нравится
    Поделиться:
    Реклама
    Комментарии (0)
    Осталось символов: