Бәйрәм белән!
Яз һәм хезмәт бәйрәме уңаеннан муниципаль район башлыгы, "Бердәм Россия" БСП-нең җирле бүлеге сәяси Советы секретаре Вячеслав Козлов һәм район башкарма комитеты җитәкчесе Ринат Фәсахов барлык яңачишмәлеләрне кайнар котлап, изге теләкләрен җиткерделәр. Алар яңачишмәлеләргә бәхет, сәламәтлек, районның муллыгы өчен куйган хезмәтләрендә уңышлар телиләр. Яңачишмәлеләрнең күпчелеге бәйрәмне басуларда һәм фермаларда удар...
Яз һәм хезмәт бәйрәме уңаеннан муниципаль район башлыгы, "Бердәм Россия" БСП-нең җирле бүлеге сәяси Советы секретаре Вячеслав Козлов һәм район башкарма комитеты җитәкчесе Ринат Фәсахов барлык яңачишмәлеләрне кайнар котлап, изге теләкләрен җиткерделәр.
Алар яңачишмәлеләргә бәхет, сәламәтлек, районның муллыгы өчен куйган хезмәтләрендә уңышлар телиләр. Яңачишмәлеләрнең күпчелеге бәйрәмне басуларда һәм фермаларда удар хезмәт белән каршылый. Хәзер язгы кыр эшләре киң колач алып, киләсе уңышка нигез салына. Һәр җирдә шимбә өмәләре гөрләп үтте, бәйрәмгә авыллар чистарып, ямьләнеп калды, табигать уянып килә, яз тормышыбызны якты бизәкләргә төрә, күңелләргә дәрт өсти, бәйрәм рухы үзен сиздерә.
Муниципаль район башлыгы, "Бердәм Россия" БСП-нең җирле бүлеге сәяси советы секретаре Вячеслав Козлов һәм район башкарма комитеты җитәкчесе Ринат Фәсахов 30 апрельдә билгеләп үтелә торган Янгын сагы көне уңаеннан барлык янгын сагында торучыларны һөнәри бәйрәмнәре белән котладылар.
Котлауда янгын сүндерүчеләрнең эше ут стихиясе белән көрәшүдә батырлык, тәвәккәллек, кыюлык, үз-үзеңне аямауны таләп итә, кеше гомере, мөлкәт һәм матди байлыкларның саклануы аларның профессиональ һәм җитез эш итүләренә бәйле, дип билгеләп үтелә.
Барлык янгын сүндерүчеләргә ныклы сәламәтлек, гаиләләрендә иминлек, янгыннарга каршы белеп һәм бердәм эш итүләре теләнә.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Подписывайтесь на наш Telegram-канал "Шешминская новь"
Нет комментариев