Яңа Чишмә хәбәрләре

Яңа Чишмә районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Фактлар һәм комментарийлар

Чын ярату бер генә була

Ле­ни­но авы­лы чи­тен­дә электр бе­лән ра­ди­о­дан ка­ла бер­нин­ди уңай­лык­ла­ры бул­ма­ган кеч­ке­нә ге­нә агач өй­дә Але­ши­на Ан­на Ми­хай­лов­на го­мер ки­че­рә. 19 ав­густ­та аңа 90 яшь тул­а.

Җәй­лә­рен ул шә­һәр­дә яшәү­че улы яр­дә­мен­дә утыр­тыл­ган яшел­чә­ләр үс­те­рә, та­вык­лар ка­рый, кә­җә­сен са­ва. Шу­шы эш­ләр бе­лән шө­гыль­лә­неп көн­нә­ре үтә, күз­лә­ре на­чар күр­гән­гә те­ле­ви­зор да ка­рый ал­мый, ра­ди­о­дан һа­ва то­ры­шын гы­на тың­лый.

"Кыш­ла­рын көн­нәр кыс­ка, ә эш күп, - ди Ан­на Ми­хай­лов­на. "Өй­не җы­лы­ту өчен ике тап­кыр мич ягам, утын кер­тәм, ко­е­дан су алып ке­рәм, мал­ла­ры­ма су эчер­тәм, бо­дай си­бәм, пе­чән би­рәм - бер ку­лым бе­лән утын кү­тәр­сәм, икен­че­се бе­лән сте­на­га то­ты­нам, шу­лай кө­нем үтә. Ба­шым гел авыр­та, бик еш әй­лә­нә, аяк­та ба­сып то­ра ал­мыйм", - ди. Бо­лар элек­ке­ге трав­ма га­лә­мә­те… Кол­хоз­да төр­ле эш­ләр­дә эш­лә­гән Ан­на кыш­ла­рын бри­га­да бе­лән ур­ман хә­зер­ләү эшен­дә бул­ган. Бер­ва­кыт кис­кән агач сы­нып ава һәм ка­лын бо­та­гы яшь ха­тын­ның ба­шы­на тө­шә. Та­биб­лар Ан­на­ның тор­мы­шын сак­лап ка­ла­лар, Чис­тай док­то­ры аңа: "Бә­хе­тең бар икән, хә­зер озак яшәр­сең, тик ба­шың авыр­та тор­ган бу­лыр", -ди. Ан­на Ми­хай­лов­на бу авыр­ту­га күп­тән кү­нек­кән. Яз­мы­шы ту­рын­да сөй­лә­гән­дә аны баш­ка нәр­сә бор­чуы си­зе­лә.

Ун­җи­де яшь­лек Ан­на авыл­да­гы ятим бер егет­кә кия­ү­гә чы­га. Бер ел әти-әни­лә­ре янын­да яши­ләр. 41 нче ел­ны Ан­на­ның әти­сен һәм ирен су­гыш­ка ала­лар. Бә­хет­кә, ике­се дә су­гыш­тан исән-имин әй­лә­неп кай­та­лар, тик бер ел­дан ире Ан­на­ны таш­лап баш­ка ха­тын­га ки­тә. Бу ва­кыт­та Ан­на ан­нан ба­ла кө­тә. Ба­ла­чак­та аның улы Ко­ля ту­ган ага­сын әти дип атый. Ага­сы исә ма­лай­га тех­ни­ка сер­лә­рен өй­рә­тә, шу­ңа да Ни­ко­лай бик баш­лы, эш­чән егет бу­лып үсә. Элек­ке­ге ире бер­ни­чә мәр­тә­бә ки­ре кай­тыр­га да те­ли, тик яшь ха­тын аңа йө­рә­ге бе­лән тү­гел, акы­лы бе­лән: "Бер кит­кәч, та­гын ки­тү­ең бар", - дип җа­вап би­рә. "Ә­ле икен­че ха­ты­нын­да кы­зы­ да үсеп ки­лә", - дип сөй­ли Ан­на Ми­хай­лов­на. "Ү­сеп буй җит­кәч ке­нә кы­зын күр­дем, бик әй­бәт, ма­тур кыз, улым бе­лән ара­ла­ша­лар, бер­гә­ләп ми­нем ян­га да кайт­ты­лар, хә­зер ул Пет­ро­па­вел Бис­тә­сен­дә яши".

Тор­мыш авыр­лык­ла­ры һәм шат­лык-сө­е­неч­лә­ре ту­рын­да сөй­лә­гән­дә Ан­на Ми­хай­лов­на, үзе дә сиз­мәс­тән, гел үзе­нең бер­дән­бер, ае­рыл­ган ире­нең исе­ме­нә әй­лә­неп кайт­ты. Аның хәр­би ки­ем­нән төш­кән фо­то­рә­се­мен күр­сә­теп: "У­лы­быз әти­се­нә нык ох­ша­ган", - ди­де. Ире ту­рын­да ба­рын да бул­ма­са да, күп нәр­сә бе­лә. Хә­зер ин­де үл­гән бул­са да, төш­лә­ре­нә ке­рә икән. Бер­ва­кыт аен, кө­нен әй­теп аны алыр­га ки­лер­гә вәгъ­дә ит­кән. "Ин­де ике ел фев­раль ае үт­те - ул кил­мә­де",- дип ел­мая Ан­на Ми­хай­лов­на. Ни өчен яшь, чи­бәр ха­тын­ның баш­ка кия­ү­гә чык­ма­вы аң­ла­шы­ла­дыр. Ке­че­рәк ке­нә бә­дән­ле бу ха­тын авыр кол­хоз эше­нә йө­реп, үз йор­тын тө­зеп, иң­баш­ла­ры­на кү­тә­реп чы­бык-ча­бык та­шып, кич­лә­рен авыл кыз­ла­ры­на ма­тур итеп күл­мәк­ләр, коф­та­лар, ха­лат­лар те­геп го­ме­рен үт­кәр­гән. Ул җан яра­сын, ял­гыз­лык ачы­сын эш бе­лән ба­сар­га ты­рыш­кан. Ле­ни­но авы­лын­да Ню­ра әби­не (авыл­даш­ла­ры шу­лай дип атый­лар) өл­кән яшь­тә­ге­ләр бар да бе­лә. Тый­нак кы­на, са­быр ха­тын Ал­лаһ бир­гән һә­вәс­ле­ге бе­лән дан ка­за­на - кыз­лар­га ки­ем­нәр те­гә. Ә те­гү эше бе­лән оч­рак­лы гы­на шө­гыль­лә­нә баш­лый. Әти-әни­се бе­лән бер йорт­та яшә­гән­дә ике сы­ер ас­рый­лар, за­кон бу­ен­ча бер ге­нә сы­ер ти­еш­ле, шу­лай итеп, сы­ер­ның карт­ыра­гын са­тар­га ту­ры ки­лә. Сы­ер ак­ча­сын­а әти-әни­се Ан­на­га: "Те­гү ма­ши­на­сы ал - ки­рә­ге чы­гар", -ди­ләр. "Мин җеп­не кая ки­ер­тә­сен дә бел­ми идем, "күр­ше ха­ты­ны күр­сәт­те. Ки­сәр­гә, те­гәр­гә үзен­нән-үзе өй­рән­дем. Бе­рен­че күл­мәк­не үзе­мә, ан­нан дус кы­зы­ма, икен­че­се­нә тек­тем. Шун­нан да­ным кит­те. Ке­рә­шен мо­да яра­ту­чы­ла­ры бер­сен­нән-бер­се уз­ды­рып за­каз би­рә баш­ла­ды­лар. Мин әле дә те­гәр идем, кул­ла­рым­ның эш­ли­се ки­лә, күз­лә­рем ге­нә на­чар кү­рә­ләр", - ди әби. Ан­на Ми­хай­лов­на­ның юби­лее кө­нен­дә Ле­ни­но авы­лы җир­ле­ге вә­кил­лә­ре өе­нә бү­ләк алып ки­леп, му­зы­каль кот­лау­лар иреш­те­рә­чәк­ләр. Алар ку­нак­чыл, ара­ла­шу­чан кар­чык нык шат­ла­ныр, дип ыша­на­лар.

Ла­ри­са Фе­до­ро­ва

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Подписывайтесь на наш Telegram-канал "Шешминская новь"

 


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев