Яңа Чишмә хәбәрләре

Яңа Чишмә районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Фактлар һәм комментарийлар

Әдәмсәлеләр эштә сынатмый

Бүгенгесе көнгә Әдәмсә авыл җирлегендә 273 аерым хуҗалык исәпләнә, шуның 24се - Бакташ авылында һәм 249 сы - Әдәмсәдә. Аларда җитештерелгән авыл хуҗалыгы продукцияләре хуҗаларны туклану продуктлары һәм үзләреннән арткан продукцияләрне сатудан кергән керемнәр белән тәэмин итә. Ә менә хезмәт эшчәнлеге белән шөгыльләнмәгән 30 кеше өчен шәхси ярдәмче хуҗалык төп...

Шәхси ярдәмче хуҗалыктагы күрсәткечләрнең берсе булып халыкның терлек саны тора. 1 июньгә булган торыш буенча, әдәмсәлеләр үзләренең хуҗалыкларында 390 баш МЭТ асрыйлар, шул исәптә 155 сыер, 45 дуңгыз (вьетнам токымлы дуңгызлар да бар), 3 ат, 24 кәҗә, 346 сарык, 2500 баш кош-корт.
Ел башы белән чагыштырганда, сыерлардан кала барлык төр терлекләрнең баш саны артуы күзәтелә. ШЯХ-нең 83 ендә сыер бар, шуның өчесендә - 5 әр, икесендә - 4 әр, сигезесендә - 3 әр, ШЯХ-ның 30 сында - 2 әр һәм 48 хуҗалыкта 1 сыер асрала. Сыерлар саны елдан-ел кими, моңа табигый сәбәпләр дә бар: кемдер өлкән яшьтә, кемнеңдер сәламәтлеге белән проблема һәм, хәтта, хуҗалары вафат булганнары да бар, шулай ук терлек үлеме дә юк түгел. Мисал өчен, үткән елда АҖ-дә 5 сыер чирләп үлде (3 - котыру авыруыннан һәм 2се бозаулаганнан соң), 2014.елда 1 сыер үлде. Әлеге 6 очракта бер хуҗалыкта гына яңадан сыер асрый башладылар.
Кызганычка каршы, яхшы хезмәт хакы алып та, бигрәк тә бюджет өлкәсендә һәм нефть оешмаларында эшләүче яшь гаиләләр терлек асрарга теләмиләр. Аларның киресе булып, өлкән яшьтә булсалар да, кайбер пенсионерлар сыер асрыйлар. Мондыйлар бездә 5 хуҗалык: Хаммәтрәхимова Гатауллиннар, Газизова, Хәлиловлар, Фәттаховлар.
Сыерларны орлыкландыруга килгәндә, без элеккеге гадәт буенча эшлибез, шәхси сектор көтүлеге өчен 5 айга агрофирманың ике үгезен арендага алдык. Сыерларны ясалма орлыкландыруга килгәндә, безнең халык әлеге процедураны мәшәкатьле эш дип санап, моңа бик сирәк алына. Шәхси хуҗалыклардагы сөтне Сергей Таротин җыя (сөт җыючы). Бакташ авылында сөт җыймыйлар, анда нибары 5 кенә сыер. 2013 ел нәтиҗәләре буенча 5 баш сыердан 22 тонна сөт тапшырган (288158 сумлык) Вәсимә Зиннурова иң яхшы сөт тапшыручы дип танылды. Барлык каналлар буенча халык уртача бәя - 13 сумнан 221 тонна (2871700 сумлык) сөт сатты. Быел 5 айда килограммын уртача 16 сум 70 тиеннән 88,7 тонна сатты.
Савым сыерлары булган 83 хуҗалыкның 65-е 102 баш сыердан сөт тапшыра, 1-15 майда сөт бәясе 14 сум 80 тиен булды. Икенче кварталда сөтнең уртача майлылыгы 3,5-3,6% тәшкил итә. Быел бу нисбәттән аңлашылмаучанлык булмады, 2013 елда майлылык 1,9-2,3% булган чаклар да булды. Ул чагында сөт җыючы аена дүртәр йөз анализ алды, саннар "Тамчы" кибете янындагы белдерүләр тактасына эленде. Намуссыз сөт тапшыручылар бу ачык мәгълүматтан риза да булмадылар, өстәвенә атна буена аларның сөтләре дә кабул ителмәде, тапшырган сөтләре өчен исәп-хисап ясаганда сөтнең майлылыгы да исәпкә алынды.
ШЯХ-га дәүләт ярдәме чараларының берсе - ул халыкка шәхси ярдәмче хуҗалыкларын үстерүгә ташламалы, субсидия бирелә торган кредитлар бирү. 2006 елдан 2014 елның 20 июненә чаклы әдәмсәлеләр 65 кредит (4 млн. сумлык) алган, аларның 11-се (1 млн. 355 мең сумлык) быел алынды. Бу акчаларга терлекләр, транспорт сатып алынды, терлекчелек биналары төзелде, реконструкцияләнде, газ җиһазлары алынды, бер теплица төзелде. Халыкта шәхси кулланылышта 115 җиңел, 13 йөк автомобиле, төрле тагылмалары булган 36 трактор исәпләнә. План буенча безгә 21 кредит, ел азагына чаклы тагын 10 кредит аласы була.
ШЯХ эшчәнлегендә азык юнәтү кискен мәсьәлә булып тора. Безнең авыл җирлегенә бераз уңайлык бар үзе - бездә "Сөт иле" "Яңа Чишмә" ҖЧҖ филалы эшли. 2014 елның 1 апреленнән аренда килешүе нигезендә халыкның 358 пай җире арендага алынды. Димәк, һава торышы уңай килгәндә, безнең арендага бирүчеләребез фураж да, печән дә ала алачаклар. Әйтик, үткән ел халык 130,77 т фураж, 103 т печән алды. Гомумән, агрофирма ел саен (2010 елны исәпкә алмаганда) халык белән пай җирләре өчен исәп-хисапны вакытында ясый. Агрофирмадан кала, 24 пай җирен "Ф.Г. Гыйбадуллин" КФХ арендалый. 2013 елда 1 пай җире өчен аренда түләве 3750 сум тәшкил итте. Җитмәгәндә азыкны арендачылардан сатып алырга да мөмкин. Бездә табигый көтүлек җирләре дә байтак, шәхси хуҗалык терлекләре шунда көтелә. Җир кишәрлегенә таныклыгы булганнарга печән пайлары өчен болыннар бүлеп бирелгән. Анда июль башында хуҗалыклар печән хәзерли башлаячак. Әлегә бакчаларга чәчелгән печәннәрен җыештырып бетерәләр. 2013 елның ноябрь аенда республика программасы буенча бер савым сыерына 2000 сум акча бүлеп бирелде, авыл җирлегендә 162 баш сыерга 46 тонна бөртек-фураж бирелде.
Тик халыкның эшлекле активлыгын арттыруда кимчелекләр дә бар. Авыл җирлегендә бер генә гаилә фермасы да юк, киләчәктә буласы да күренми әле. Яшьләр нефтьче булып эшкә урнаша - анда тотрыклы хезмәт хакы, атнасына ике ял көне. Өлкәнрәкләр бу эшкә алынудан шүрлиләр - бик мәшәкатьле эш, диләр.
Гади авыл кешесе үзе үстергән итне сата алмый, ите үзенә ашарга кала, яки алыпсатарларга биреп җибәрә. Бал да авыр сатыла, йонның да бәясе арзан. Бер нәрсә сөендерә - үзебездә мал тиресе җыючы кеше бар.
Продукцияне сатуда эшләнеп бетмәгән (уйланылмаган) проблемалар ШЯХ-лардагы терлекләрнең баш санын киметүгә китерә. Һәм Сергей Таротин бездә сөт җыюны туктатырга мөмкин дигән сүзләр таралса, барлык сөт тапшыручылар да шок хәлендә калачак, бигрәк тә бүген, халык өченче сыер алу турында уйлаганда.
ШЯХ-ны яңадан үстерүне тоткарлаучы факторларның берсе - катлаулы демографик торыш. АҖ-дәге 88 хуҗалыкта пенсионерлар яши (берсе яки икесе дә пенсионер), ә ә бу тулаем йорт санының 32%ы.
ШЯХ-ны үстерү - ул авыл халкының тормыш дәрәҗәсен яхшырту һәм шуңа да халыкны моңа тагы да күбрәк җәлеп итү, дәүләт программасының һәркайсына ябышырга тырышу кирәк. Безнең җирлектәге беренче 8 гаилә сөт саву аппаратлары алды инде, 5 гаилә соңрак алачак. Авыл кешесе район һәм республика җитәкчелегенең ярдәменә сөенә.
Любовь КОТОВА,
Әдәмсә АҖ башлыгы

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Подписывайтесь на наш Telegram-канал "Шешминская новь"

 


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев