Яңа Чишмә хәбәрләре

Яңа Чишмә районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Фактлар һәм комментарийлар

Ферма да, акча да юк

2013 елның июнь аенда Горшково авылыннан фермер Шәүкәт Госсаметдинов "КФХ базасында гаилә фермаларын үстерү" программасы буенча МЭТ симертү өчен ферма төзелешенә 1,5 млн.сум күләмендә грант откан иде, тик ул ферма гына төземәгән. Килешү шартлары буенча ул 18 ай эчендә 70 баш МЭТ симертү өчен ферма төзергә һәм Татарстан Авыл хуҗалыгы...

2013 елның июнь аенда Горшково авылыннан фермер Шәүкәт Госсаметдинов "КФХ базасында гаилә фермаларын үстерү" программасы буенча МЭТ симертү өчен ферма төзелешенә 1,5 млн.сум күләмендә грант откан иде, тик ул ферма гына төземәгән.
Килешү шартлары буенча ул 18 ай эчендә 70 баш МЭТ симертү өчен ферма төзергә һәм Татарстан Авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министрлыгы каршында грант акчасын максатчан куллануы турында исәп-хисап тотарга тиеш булган. Тик бүгенгесе көнгә чаклы аның фермасы да юк, исәп-хисап та тотмаган. Килешү йөкләмәсен үтәмәгән өчен Авыл хуҗалыгы министрлыгы Ш. Госсаметдиновка карата алган акчасын 2015 елның 30 апреленә чаклы кире кайтару турында дәгъва белдергән. Шулай булмаганда, 1,5 млн. сум күләмендә төп бурыч, исәпләнгән процентлар, дәүләт пошлинасы һәм башкару җыемы күләмен түләттерү өчен судка мөрәҗәгать итәчәкләр.
Район авыл хуҗалыгы идарәсе килешү шартларының тиешенчә үтәлергә тиешлеген программаларда катнашучыларның исләренә төшерә һәм үз вазыйфаларына намуслы карауларын үтенә.
Энҗе ШӘЙДУЛЛИНА,
район авыл хуҗалыгы идарәсе консультанты

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Подписывайтесь на наш Telegram-канал "Шешминская новь"

 


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев