Яңа Чишмә хәбәрләре

Яңа Чишмә районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Фактлар һәм комментарийлар

Халык мәнфәгатен кайгыртып

Бү­ген Ва­хит Са­дый­ков­ка 50 яшь ту­ла. Ул 22 ел дә­ва­мын­да Әдәм­сә авыл җир­ле­ген әй­ди. Шу­шы ел­лар эчен­дә авыл­ны үз­гәр­тү, со­ци­аль ст­рук­ту­ра­ны үс­те­рү, авыл хал­кы­ның тор­мыш дә­рә­җә­сен ях­шыр­ту бу­ен­ча бик күп эш эш­лән­гән. Ев­ге­ний СТА­РОВ

Ва­хит Габ­дул­ла улы Са­дый­ков 1962 ел­ның 1 фев­ра­лен­дә Әдәм­сә авы­лын­да га­ди кол­хоз­чы га­и­лә­сен­дә туа. Әни­се Сә­га­дәт Га­ян кы­зы төр­ле эш­ләр­дә эш­ли, өч ба­ла­сын тәр­би­я­ләү бе­лән мәш­гуль бу­ла, әти­се Габ­дул­ла Мә­җит улы соң­гы ел­лар­да ху­җа­лык эш­лә­ре мө­ди­ре бу­лып эш­ли. Ва­хит кеч­ке­нә­дән йорт эш­лә­рен­дә әти­се­нә бу­лы­шып үсә, ике кыз ту­га­ны исә әни­лә­ре­нең яр­дәм­че­се бу­ла.

Мәк­тәп­не тә­мам­лап, 1979 ел­ны Ва­хит Тү­бән Ка­ма­да­гы энер­го­тө­зү­че­ләр тех­ни­ку­мы­на укыр­га ке­рә. Бер ел­дан аны Со­вет Ар­ми­я­се саф­ла­ры­на ча­кы­ра­лар, хез­мә­тен ул Ар­хан­гел өл­кә­сен­дә ин­же­нер­лык гас­кәр­лә­рен­дә үтә. Кай­тып тех­ни­кум­да уку­ын тә­мам­ла­гач, В.Г. Са­дый­ков 1984 ел­ны "Я­маш­нефть" НГ­ДУ да нефть һәм газ чы­га­ру бу­ен­ча мас­тер бу­лып эш­ли баш­лый. 6 ел эш­ләү дә­ве­рен­дә ул үзен про­из­водст­во­да ос­та оеш­ты­ру­чы итеп та­ны­та, 1990 ел­да аны Әдәм­сә авыл Со­ве­ты рә­и­се итеп сай­лый­лар. Шул ва­кыт­тан бир­ле аның тор­мы­шы авыл­даш­ла­ры­ның тор­мыш проб­ле­ма­ларын хәл итү бе­лән бәй­ле. Ва­зый­фа­лар, исем­нәр алы­шы­нып тор­са да, җир­ле власть­ны алыш­тыр­гы­сыз В.Г. Са­дый­ков җи­тәк­ли. 2006 ел­дан хә­зер­гә чак­лы Ва­хит Габ­дул­ло­вич Әдәм­сә авыл җир­ле­ге баш­лы­гы бу­лып то­ра. Ул эшләгән дәвердә авыл­ны со­ци­аль үз­гәр­теп ко­ру бу­ен­ча күп эш баш­ка­рылган: Әдәм­сә һәм Бак­таш авыл­ла­ры­на газ кер­те­лә, Мә­дә­ни­ят йор­ты, мәк­тәп тө­зе­лә, ки­бет би­на­сы ба­ла­лар бак­ча­сы һәм ФАП итеп үз­гәр­теп ко­ры­ла, бу­шап кал­ган би­на­лар бюд­жет­та эш­ләү­че­ләр­гә фа­тир итеп би­ре­лә. Уз­ган ел авыл эчен­дә­ге юл­лар ре­монт­лан­ган, урам­нар­ны як­тыр­ту, со­ци­аль өл­кә­дә­ге объ­ект­лар­га ка­пи­таль ре­монт эш­лә­ре баш­ка­рыл­ган. Авыл­ны тө­зек­лән­де­рү бу­ен­ча зур эш баш­ка­ры­ла: су­гыш чо­рын­да һә­лак бул­ган су­гыш­чы­лар ис­тә­ле­ге­нә ку­ел­ган һәй­кәл­гә ка­пи­таль ре­монт ясал­ган, хок­кей тарт­ма­сы ур­наш­ты­рыл­ган, ба­ла­лар­га спорт мәй­дан­чы­гы тө­зел­гән, 5 чиш­мә тө­зек­лән­де­рел­гән.

1988 ел­да Ва­хит үзе­нең бу­ла­чак тор­мыш ип­тә­шен - Са­ни­я­не оч­ра­та, алар бер­гә­ләп ике ул тәр­би­я­ләп үс­те­рә­ләр. Олы­сы Ил­наз өй­лән­гән, Тү­бән Ка­ма­да яши һәм эш­ли, тиз­дән бе­рен­че ба­ла­ла­ры ту­а­чак, кеч­ке­нә­се - Ил­гиз Тү­бән Ка­ма­да­гы хи­мия-тех­но­ло­гия инс­ти­ту­ты­ның 4 кур­сын­да укый. Ва­хит шәх­си яр­дәм­че ху­җа­лык­ны үс­те­рү бу­ен­ча авыл­даш­ла­ры­на үр­нәк күр­сә­тә: 2 сы­ер, 5 баш МЭТ ас­рый, са­рык­ла­ры, кош-корт­ла­ры, 20 су­тый бак­ча­сы бар.

Буш ва­кы­ты аз бул­са да, га­зе­та укыр­га, яңа­лык­лар һәм спорт прог­рам­ма­ла­рын ка­рар­га яра­та.

Ва­хит киң кү­ңел­ле, ке­ше бе­лән ур­так тел та­ба, ка­рар­лар ка­бул ит­кән­дә ты­ныч, төп­тән уй­лап эш итә бе­лү­чән ке­ше. Аның үз эшен бе­леп баш­ка­руы, тый­нак­лы­гы, үзе­нә һәм ти­рә-юнь­дә­ге­ләр­гә та­ләп­чән­ле­ге ра­йон җи­тәк­че­лә­ре ара­сын­да һәм үз кол­лек­ти­вын­да хөр­мәт уя­та.

Без Ва­хит Габ­дул­ла улын юби­лее бе­лән кот­лый­быз, аңа нык­лы исән­лек, бә­хет һәм ал­да­гы эш­лә­рен­дә уңыш­лар те­ли­без.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Подписывайтесь на наш Telegram-канал "Шешминская новь"

 


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

2
X