Яңа Чишмә хәбәрләре

Яңа Чишмә районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Фактлар һәм комментарийлар

Халык “зарарлы“ станциядән сукрана

Волчья Бистәсендә яшәүчеләрне Яңа Чишмә районы башлыгы урынбасары Надежда Попкова кабул итте.

Алар Буревестник АҖ территориясендә урнашкан "Мегафон" кәрәзле элемтә компаниясенең станциясе халык сәламәтлегенә начар йогынты ясый, дип исәплиләр.
Тикшерү өчен "Мегафон" ПАО һәм ТР да кулланучыларның хокукларын һәм кеше иминлеген яклау өлкәсендә күзәтчелек буенча Федераль хезмәт Идарәсенең рәсми документлары соратып алынды. Тапшырылган рәсми документлардан чыгып, 2016 елның 25 июлендә ТР да кулланучыларның хокукларын һәм кеше иминлеген яклау өлкәсендә күзәтчелек буенча Федераль хезмәт Идарәсенең Волчья Бистәсендә 161861 БС кәрәзле радиотелефон элемтәсенең база станциясен урнаштыру проектына санитар-эпидемик бәяләмә бирелүе мәгълүм. Шушы бәяләмәдә аның дәүләт санитар-эпидемик кагыйдәләргә һәм нормаларга туры килүе турында мәгълүмат та бар.
ТР да кулланучыларның хокукларын һәм кеше иминлеген яклау өлкәсендә күзәтчелек буенча Федераль хезмәт Идарәсенең рәсми хатыннан күренгәнчә, шушы объект тирәсендә санитар - сак зонасы билгеләнми.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Подписывайтесь на наш Telegram-канал "Шешминская новь"

 


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев