Яңа Чишмә хәбәрләре

Яңа Чишмә районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Фактлар һәм комментарийлар

халыкның кертемнәре арта

Район территориясендә булган банкларның юридик шәхесләргә һәм халыкка күрсәтә торган хезмәтләре көннән-көн арта тора.

Хәзер банкоматлар, үз-үзеңә хезмәт күрсәтү җайланмалары, терминаллар тәүлек әйләнәсенә эшли. Район торак пунктларындагы Саклык банкы клиентларына касса операцияләре күчмә пунктның мобиль автомашинасыннан күрсәтелә. Кредитлар бирү буенча беренчелек"Ак Барс" Банкта - 10 ай эчендә 87,5 млн. сумлык 376 кредит бирелгән (шуларның 227 се (47,8 млн. сумлык) - ШЯХ-ны алып баруга). 1 ноябрьгә халык кертемнәре 50 млн. сумнан артык тәшкил иткән, бу 2013 ел дәрәҗәсеннән 8% ка күбрәк. Саклык банкының өстәмә офисында халык кереме шактый югары - 1 ноябрьгә 194,2 млн. сум тәшкил иткән (2013 елның 1 ноябренә 172,6 млн. сум булган). ШЯХ-ны алып баруга агымдагы елда 51 кредит бирелгән (10,3 млн. сумлык), ә барлыгы 386 кредит бирелгән (51,7 млн. сумлык).
Татфондбанкның өстәмә офисында ел башыннан бирле 32 млн. сумлык 198 кредит бирелгән (шул исәптә ШЯХ-ны алып баруга - 65 кредит, 10,6 млн. сумлык). Халык кертемнәре дә шулай ук шактый арткан - 2014 елның 1 ноябренә алар 101,9 млн. сум тәшкил иткән (2013 елның 1 ноябренә 81,3 млн. сум булган).

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Подписывайтесь на наш Telegram-канал "Шешминская новь"

 


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев