Яңа Чишмә хәбәрләре

Яңа Чишмә районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Фактлар һәм комментарийлар

Хокук тәртибе сагында

Һөнәри бәйрәмнәре - РФ Эчке эшләр органнары хезмәткәрләре көне алдыннан без Яңа Чишмә РЭЭБ бүлеге начальнигы, полиция майоры Алексей Мордвинов белән очрашып сөйләштек.

Алексей Михайлович бу вазыйфага шушы елның сентябрь аенда кереште, аңарчы ул Чирмешән РЭЭБ-дә полиция начальнигы урынбасары булып эшләгән.
Мордвинов үз эшен эчке эшләр органнарында ЮХИДИ инспекторы булып башлаган: биш ел дәвамында юлларда тәртипне күзәткән, аннан 1 ел кизү тору бүлегендә, 6 ел участковыйлар арасында өлкән участковый вазыйфасын башкарган. 2006 елда полиция начальнигы урынбасары итеп билгеләнгән - тикшерү бүлеген җитәкли башлаган. 2011 елда Чирмешән һәм Яңа Чишмә бүлекләрен берләштергән үзгәртеп корулар үткәч, ул җәмәгать тәртибе сагы бүлеген җитәкләгән, берүк вакытта полиция начальнигы урынбасары булып та калган. Бу вазыйфадагылар подполковник званиесен йөртә, 2015 елның февраль аенда Мордвиновка подполковник исеме бирелергә тиеш булса да, ул майор дәрәҗәсендә калып, Яңа Чишмәдә хезмәт итәргә карар кылган.
-Алексей Михайлович, эш урыныгызны алыштырып, сез хезмәт хакыгызның да бер өлешен югалткансыздыр, мөгаен, Сезне бу эшкә нәрсә этәрде соң?
-Яңа Чишмә полиция бүлекчәсен җитәкләү тәкъдиме белән килешүемә хезмәтем барышында шушы бүлекнең эшен, хезмәткәрләрен әйбәт белүем дә этәргәндер, Казанда үткән Универсиада барышында җыелма отряд командиры буларак яңачишмәлеләр белән тагы да якыннанрак таныштым. Алар үзләрен җаваплы һәм эшлекле хезмәткәрләр итеп күрсәттеләр. Шулай булгач, нигә шундый егетләр белән эшләмәскә. Хәер, билгеле бер кыенлыклар буласын да белдем.
-Нинди кыенлыклар белән очраштыгыз?
-Бөтен урынбасарлар да китте: җәмәгать тәртибе сагында начальник юк иде, оператив эшләр буенча начальник урынбасары пенсиягә китте, мин ярдәмчеләрсез калдым. Өстәвенә участок оперуполномоченныйлары да җитешми иде.
-Хәзер штат белән хәлләр ничегрәк?
-Хәзергесе вакытта үземә команда җыям: җәмәгать тәртибе сагы буенча начальник элеккеге ЮХИДИ бүлеге начальнигы Илнар Вәлиуллин булачак, җирле хезмәткәрләрдән оператив эшләр буенча да кандидатлар бар. Эшләп торган ике участковыйга тагын өчесе өстәләчәк. Берәү кабат әзерлек үтә, тагын ике хезмәткәрнең кайтуын көтәбез, Яңа Чишмәдә штатларны кыскартудан соң Кама Аланына киткән һәм Әлмәт бүлегеннән (Рәис Гыйззәтуллин) берәү кайтырга тиеш. Яңа елга штат тулы булачак.
-Районда криминаль хәлләр ниндирәк?
-Күрше Чирмешән районындагы кебек үк. Яман эшләр, нигездә терлек урлау, вак урлашу, гаиләләрдә җәнҗал, күршеләр белән низаглашуга кайтып кала. Быел кизү тору бүлеге кабул иткән хәбәрләрнең кимүе күзәтелә, ә менә күрше районнарда: Әлмәт, Аксубай, Алексеевск, Чирмешән һәм Лениногорскида авыл җирлекләре башкарма комитетлары биналарына законсыз төстә үтеп керүләр ешайды, аннан акча, оргтехника һәм бланклар (тутырылмаган үлү һәм туу турындагы таныклык бланклары) урлыйлар. Хәзер гражданнарга уяу булу кирәк.
-Наркотиклар белән көрәш буенча айлык эше ничек алып барыла?
-Районда спайс бар - бусын без беләбез, уголовный розыск аны кайтаручы һәм аны кулланучы кешеләрне ачыклау буенча эш алып бара. ПДН инспекторлары һәм участок уполномоченныйлары тарафыннан наркомания профилактикасы буенча яшьләр белән актив эш алып барыла.
-Сездә штатта 26 кеше, бәйрәм алды көннәрендә шуларның кайсыларын аерым билгеләп үтәр идегез?
-Хезмәткәрләремнең барысын да һөнәри бәйрәм белән котлап, УБЭП начальнигы Рамил Кирхеев, Ильяс Нуртдинов, Григорий Шишкин, Айрат Рахимов, Рәис Хисмәтуллин, Әлфия Гайфуллина, Альбина Сабирова, Динара Шәйхетдинова, күптән түгел иң яхшы кизү тору часте республика конкурсында 7 урынны яулаган Наил Якуповны һәм безнең полиция бүлегенең башка бик күп хезмәткәрләрен билгеләп үтми мөмкин түгел.
-Яңа урында эшләү барышында - ияләшкәндә Сезгә кем булышлык күрсәтә?
-Полиция бүлеге начальнигы Фаяс Мингазов үз киңәшләре белән нык ярдәм итә һәм, иң мөһиме, район башлыгы Вячеслав Козловтан да ярдәм зур, ул безгә оргтехника белән тәэмин итүдә булыша, миңа Яңа Чишмәдә торак сатып алу мәсьәләсе дә хәл ителә.
-Ә хәзер сезнең гаилә Күтәмә авылында яшиме?
-Күтәмәдә хәзер минем хатыным гына яши. Безнең олы улыбыз Алексей да Нурлатта эчке эшләр органнарында эшли, ул дүрт районда юл хәрәкәте куркынычсызлыгына курьерлык итә, кечкенә улыбыз Александр быел юридик институтны тәмамлады, лейтенант званиесе бар һәм хәзер безнең бүлектә тикшерүче булып эшли.
-Киләчәккә эш планнарыгыз нинди?
-21 октябрьдән 25 енә чаклы мин Казанда әле яңа гына билгеләнгән бүлек начальниклары өчен стажировка үттем. Анда ЭЭМ министры Артем Хохорин белән очрашу булып узды. Ул безнең проблемалы мәсьәләләрне игьтибарга алды һәм хокук тәртибен тәэмин итүдә эшкә дәрт бирде. Менә шушы планда коллектив белән берлектә эшләячәкбез дә инде.
Әңгәмәне Лариса
ФЕДОРОВА алып
барды

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Подписывайтесь на наш Telegram-канал "Шешминская новь"

 


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев