Яңа Чишмә хәбәрләре
  • Рус Тат
  • Кемнәр китә, кемнәр кайта...

    2013 елда 12 кеше контракт буенча хәрби хезмәткә җибәрелгән, тагын 4сенең документлары рәсмиләштерелү стадиясендә. Соңгы 5 ел эчендә хәрби хезмәтен тутырып кайтучы 109 кешенең 4есе контракт буенча хезмәт итәргә теләк белдерде.

    Хәрби хезмәткә чакыру буенча чараларга 2013 елның көзендә 132 егет чакырылырга тиеш иде, 123 се килгән. Шуларның: 32 се - хезмәт итәргә яраклы, 41 се - аз гына чикләүләр белән яраклы булган, 22 се - яраклылыгы чикләүле булган, 9 сы - хезмәт итәргә вакытлыча яраксыз, 19 ы - медицина каравын төгәлләмәгән, 6 сы - тикшерү узудан качып йөри.
    Хезмәт итүне кичектерү (отсрочка): белем алу буенча - 42, гаилә хәле буенча - 1, ЭЭМ органнарында хезмәт итү буенча -2.
    Бу ел азагына хәрби хезмәткә 27 егет озатылган, шуның 14 се хезмәткә яраклы дип танылды, калганнары аз гына чикләүләр белән яраклы. Белемнәре һәм белгечлекләре буенча: "С" категорияле шоферлар - 8, башлангыч һөнәри белемлеләр - 8, урта һөнәри белем белән - 3, тулы урта белемлеләр - 9, төп гомуми белем белән - 5, югары белемле - 1 һәм тәмамланмаган югары белем белән 1 әү.
    Районда хәрби исәптә торучылар: чакырылырга тиешлеләр - 394 кеше, запаста торучылар - 3839, сугышчан хәрәкәтләрдә катнашучылар - 114.
    Хәзергесе вакытта чакырылыш буенча хәрби хезмәт үтүчеләр - 55, контракт буенча - 24.
    Быелгысы елның көзендә 23 солдат хәрби хезмәт срогын тутырып кайтачак, 20 декабрьгә 16 кеше кайткан.
    График буенча районның 7 оешмасында хәрби исәп алып бару тикшерелгән. Аны РМБ, БСМ, башлангыч мәктәптә - "яхшы", ә гимназиядә, ветеринария берләшмәсендә, Яңа Чишмә урта мәктәбендә, Үзәк клуб системасында - "канәгатьләнерлек" дип бәяләгәннәр. Ачыкланган кимчелекләр билгеләнгән срокларда бетерелгән.
    Алексей МЕЛЬНИКОВ,
    хәрби-исәп эшендә әйдәп баручы белгеч

    Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналында укыгыз


    Нравится
    Поделиться:
    Реклама
    Комментарии (0)
    Осталось символов: