Яңа Чишмә хәбәрләре

Яңа Чишмә районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Фактлар һәм комментарийлар

Керемнәр һәм чыгымнарга анализ үз вакытында булырга тиеш

Чаллы Башы АМЙ-да авыл җирлекләре башлыклары белән үткән чираттагы киңәшмәдә агымдагы елның 5 аенда авыл җирлекләренең финанс-хуҗалык эшчәнлеген кагылышлы мәсьәләләр тикшерелде. Киңәшмәне район башлыгы Вячеслав Козлов үткәрде. Киңәшмә башланыр алдыннан район башлыгы Петропавел һәм Архангел АҖ башлыклары Светлана Дворецкаяны һәм Нина Сердюкны туган көннәре белән котлады, аларга истәлекле бүләкләр тапшырды....

Чаллы Башы АМЙ-да авыл җирлекләре башлыклары белән үткән чираттагы киңәшмәдә агымдагы елның 5 аенда авыл җирлекләренең финанс-хуҗалык эшчәнлеген кагылышлы мәсьәләләр тикшерелде. Киңәшмәне район башлыгы Вячеслав Козлов үткәрде.

Киңәшмә башланыр алдыннан район башлыгы Петропавел һәм Архангел АҖ башлыклары Светлана Дворецкаяны һәм Нина Сердюкны туган көннәре белән котлады, аларга истәлекле бүләкләр тапшырды. Хезмәттәшләрен Черемухово АҖ башкарма комитет җитәкчесе вазыйфасын башкаручы Елена Сальцина белән таныштырдылар, уңышлы эшләвен теләделәр.
Район Советының оештыру бүлеге начальнигы Елена Холина алдагы киңәшмәдә язылган беркетмәнең үтәлеше турында хәбәр итте. Йөкләмәләр, нигездә, үтәлгән.
Финанс-бюджет палатасы рәисе Людмила Завалишина 5 айда район бюджетының үтәлеше турында җиткерде.
Җир һәм милек мөнәсәбәтләре палатасы рәисе Наталья Гордеева информациясе буенча, 98 фатир әлегә хосусыйлаштырылмаган, шуның 86 сы - район үзәгендә.
Утырышта Екатерина АҖ башлыгы Наталья Баранованың авыл җирлеген үстерү буенча кабул ителгән "Юл картасы"ның үтәлеше турындагы информация тыңланды, ә Шахмай АҖ башлыгы Ринат Хәсәнов АҖ башкарма комитетының җир мәсьәләләре буенча эше турында хәбәр итте.
Киңәшмәгә йомгак ясап Вячеслав Козлов авыл җирлекләре башкарма комитетларының ай саен салымнар кертү, үзкерем һәм чыгымнары хакындагы мәсьәләләргә җентекле анализ ясарга тиешлегенә басым ясады, шулай ук шәхси хуҗалыклар өчен печән хәзерләү (башлыкларның контролендә булырга тиеш), сөт өчен исәп-хисап ясау, балалар мәйданчыкларының эше һәм бюджет учреждениеләре тарафыннан көлтә бәйләү мәсьәләләренә дә тукталды.
Азат МУСИН

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Подписывайтесь на наш Telegram-канал "Шешминская новь"

 


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев