Яңа Чишмә хәбәрләре
  • Рус Тат
  • Кирәкле хезмәт

    13 июль­дә Та­тарс­тан Рес­пуб­ли­ка­сы­ның ве­те­ри­на­рия хез­мәт­кәр­лә­ре үз­лә­ре­нең һө­нә­ри бәй­рәм­нә­рен бил­ге­ләп үтә­чәк­ләр. Бәй­рәм ал­дын­нан без ве­те­ри­на­рия бер­ләш­мә­се на­чаль­ни­гы Рә­фис Хә­би­бул­лин бе­лән оч­раш­тык. Ул исә тү­бән­дә­ге со­рау­лар­га җа­вап­лар бир­де.

    - Рә­фис Әсә­дул­ло­вич, сез­нең кол­лек­тив ал­ды­на нин­ди төп бу­рыч ку­ел­ган?

    - Без­нең хез­мәт­нең бе­рен­че чи­рат­та­гы бу­ры­чы - йо­гыш­лы авы­ру­лар бу­ен­ча ра­йон­ның имин­ле­ге. Ве­те­ри­на­рия бел­геч­лә­ре­нең ты­рыш­лы­гы, эпи­де­ми­я­гә кар­шы ча­ра­лар­ны һәм про­фи­лак­тик при­вив­ка­лар­ны ясау­ны үз ва­кы­тын­да баш­ка­ру­ла­ры ар­ка­сын­да йо­гыш­лы авы­ру­лар нис­бә­тен­нән ра­йон уңыш­лы са­на­ла. Хәзер вете-ринария берләшмәсендә 20 кеше эшли, ә берничә ел элек алар шактый күбрәк иде.

    - Хә­зер­ге­се ва­кыт­та нин­ди проб­ле­ма­лар бар?

    - Ра­йон­да ве­те­ри­на­рия бел­геч­лә­ре бе­лән тәэ­мин ите­леш 60 про­цент тәш­кил итә. Күп­че­лек авыл ху­җа­лы­гы оеш­ма­ла­рын­да бер ге­нә ве­те­ри­на­рия хез­мәт­кә­ре дә юк. Бу "Са­дый­ков М.Х.", "С­ко­ков Н.А.", "Вә­ли­ев Ф.Р.", "Әх­мәт­вә­ли­е­ва Г.Г." КФХ-лар­га, "Ар­хан­гельс­ко­е" КФХ" ҖЧҖә, "Та­тарс­тан" а/ф-ның Әдәм­сә һәм Ту­был­гы Тау бү­лек­чә­лә­ре­нә ка­гы­ла. Та­гын бер проб­ле­ма - ла­бо­ра­то­рия та­ра­фын­нан ли­цен­зи­я­ләр алу өчен ак­ча җит­мәү­дә.

    - Сез­нең бер­ләш­мә нин­ди мат­ди ба­за­га ия?

    - Без­нең бер­ләш­мә­нең мат­ди ба­за­сы ях­шы. Ике кат­лы би­на­га бар­лык бү­лек­ләр, ла­бо­ра­то­рия, ап­те­ка ур­наш­кан, ә бер­ни­чә бүл­мә арен­да­га би­ре­лә. Хез­мәт ва­зый­фа­ла­рын баш­ка­ру өчен хез­мәт­кәр­ләр транс­порт бе­лән тәэ­мин ител­гән, урын­нар­га ба­рып, дә­ва­лау, про­фи­лак­ти­ка һәм ди­аг­нос­тик тик­ше­рү­ләр үт­кә­рә ала­лар.

    - Үзе­гез­нең хез­мәт­тән кем­не ае­рып күр­сә­тер иде­гез?

    - Бү­лек­чә мө­ди­ре Сә­ет Әб­дел­вә­ли­ев, "Ку­лон" аг­ро­фир­ма­сы ве­те­ри­на­рия та­би­бы Илья За­харов, "Та­тарс­тан" аг­ро­фир­ма­сы­ның Акъ­яр һәм Шах­май бү­лек­чә­лә­рен­нән Рә­йсә Гыйр­фа­но­ва бе­лән Ли­дия Лот­фул­ли­на үз­лә­рен әй­бәт бел­геч итеп та­ныт­ты­лар. Бер­ләш­мәдә ап­те­ка мө­ди­ре На­талья Мо­ке­е­ва, кадр­лар бү­ле­ге на­чаль­ни­гы Лю­бовь Ер­мо­ла­е­ва, шо­фер Алек­сандр Аб­ра­мов на­мус бе­лән эш­ли­ләр. Гөл­нур Риз­ва­но­ва бух­гал­те­рия эшен бик бе­леп баш­ка­ра.

    - Әң­гә­мә­гез өчен рәх­мәт.

    Авыл җир­ле­ген­дә яр­дәм­че ху­җа­лык мө­һим роль уй­ный. Һәр­кем­нең йор­тын­да мал-ту­ар бар, алар авыр­са, ве­те­ри­на­рия хез­мәт­кәр­лә­ре һәр­чак яр­дәм­гә ки­лер­гә әзер. Алар­ның хез­мә­те һәр­чак ке­ше­ләр­гә ки­рәк. Һәм без алар­ны һө­нә­ри бәй­рәм­нә­ре бе­лән кот­лап, ки­лә­чәк­тә уңыш­лар, сә­ла­мәт­лек, имин­лек те­ли­без.

    Евгений СТАРОВ

    Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналында укыгыз


    Нравится
    Поделиться:
    Реклама
    Комментарии (0)
    Осталось символов: