Яңа Чишмә хәбәрләре

Яңа Чишмә районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Фактлар һәм комментарийлар

Комиссия нәтиҗәләре

Безнең районда наркотиклар кулланучы 18 кеше исәптә тора, шуларның 12 есе - профилактик, 6 ысы диспансер исәбендә, бар да 18 яшьтән узган кешеләр. Бу әле наркотиклар кулланучыларның барысы да дигән сүз түгел, бу матдәне бер мәртәбә булса да татып караучылар саны елдан-ел арта бара.

Районда наркотикларга каршы комиссия нинди профилактик чаралар үткәрә - комиссия секретаре Елена Патрикеева шул хакта хисап тотты.
-"Яңа Чишмә" полиция бүлекчәсе 2 торак пунктта составында наркотик матдә булган үсемлек үстерелүен (законсыз рәвештә) һәм гомуми мәйданы 2154 кв.м биләгән кыргый киндер үскән җирләрне ачыклады. Бу үсемлекләр юк ителде. 10 айда законсыз наркотиклар әйләнеше буенча 2 җинаять эше кузгатылды, табиб билгеләвеннән башка наркотик һәм психотроп матдәләр кулланган өчен 6 кеше административ җаваплылыкка тартылды: дүртесенә - административ арест, берсенә административ штраф билгеләнде, берәү Әлмәт ПБ-нә озатылды.
РҮХ табиблары 10 айда 255 укучыны (мәктәпләр, 118 нче ҺУ) һәм 1071 гражданны тикшерделәр. Нәтиҗәләре начар түгел. Мәгариф бүлеге һәрдаим шушы темага кагылышлы ата-аналар җыелышлары, класс сәгатьләре, әңгәмәләр, "Наркотикларга урын юк" темасына викториналар үткәреп тора, бу чараларда табиблар, педагог-психолог, социаль педагоглар, район прокуратурасы, полиция вәкилләре чыгыш ясыйлар.
Яшьләр бүлеге, "Кайгырту" ХСХКҮ, Мәдәният бүлеге наркотикларга каршы дискокичәләр үткәреп, буклетлар тарата, шулай ук викториналар, түгәрәк өстәлләр үткәрә, тематик стендлар, китап күргәзмәләре оештыра. Наркотикларга каршы айлык чорында Татарстан кроссы, "Наркотиклардан башка тормыш", "Өмет утравы" дип аталган спорт-сәламәтләндерү чаралары үткәрелде, анда ишле, аз тәэмин ителгән гаилә балалары һәм КДН-да ЗП-да исәптә торучы балалар катнашты, тагын шәхесне социальләштерү буенча тренинглар үткәрелә.
Наркомания, алкоголизм, тәмәке тартуга каршы халык белән профилактик эш алып барыла: мәгълүмат җиткерелә, белешмәлекләр, буклетлар таратыла, район газетасында һәрдаим наркомания һәм алкоголизмга каршы профилактикага кагылышлы язмалар бастырыла. Районның белем бирү учреждениеләрендә ата-аналар җыелышларында да шул тема күтәрелә.
Наркотикларга каршы комиссиянең һәр утырышында проблемалы мәсьәләләр башкарма комитет бүлекләре белән берлектә хәл ителә.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Подписывайтесь на наш Telegram-канал "Шешминская новь"

 


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев