Фактлар һәм комментарийлар

Конкурста - беренче урын

2017 елның февраль - март айларында ТР Фән һәм мәгариф министрлыгы боерыгы нигезендә республикада регионара "Россиядә династияләр" диеп аталган конкурс оештырылды. Әлеге конкурста 698 укучы катнашты.

Акбүре мәктәбенең 6 сыйныфы укучысы Раил Харисов фәнни җитәкчесе, тарих укытучысы Вәсил Вәлиуллин белән берлектә әлеге конкурста 5-8 сыйныфлар арасында беренче урынны яулады. Раилнең эзләнү эше - "Минем нәселем ил тарихында" диеп аталды. Укучы Фән һәм мәгариф министрлыгының 1 дәрәҗә Дипломы белән бүләкләнде.

Нет комментариев