Яңа Чишмә хәбәрләре

Яңа Чишмә районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Фактлар һәм комментарийлар

Коткаручылар нефть агуны оператив төстә туктаттылар

Яңа Чишмә район территориясендә куркыныч производство объекты - торба үткәргеч системасы белән ДНС-6А насос станциясе бар. Теләсә нинди авария гаять куркыныч булырга мөмкин, әгәр дә хәлне вакытында төзәтмәсәң, нәтиҗәсе әйтеп бетерә алмаслык аяныч булачак һәм шул ук вакытта экологиягә дә зыян киләчәк. "Шешмаойл" ААҖ-дә расланган план буенча 25 июньдә районда...

Яңа Чишмә район территориясендә куркыныч производство объекты - торба үткәргеч системасы белән ДНС-6А насос станциясе бар. Теләсә нинди авария гаять куркыныч булырга мөмкин, әгәр дә хәлне вакытында төзәтмәсәң, нәтиҗәсе әйтеп бетерә алмаслык аяныч булачак һәм шул ук вакытта экологиягә дә зыян киләчәк.
"Шешмаойл" ААҖ-дә расланган план буенча 25 июньдә районда ТР ГТХМ коткаручылары белән берлектә (алар Лениногорскидан һәм Алексеевскидан килделәр) комплекслы өйрәнүләр булып үтте.
Өйрәнүләр ике этапта үтте. Уйланылган идея нигезендә беренче этапта ДНС-6А территориясендә оператор резервуардан нефть агуын һәм шунда зыян күрүчене күреп алган. Урындагы кешеләргә һәм коткаручыларга оператив төстә хәбәр иткәннән соң авария урынына "Шешмаойл" ААҖ-гә караган штаттан тыш авария-коткару оешмалары (НАСФ) хезмәткәрләре килеп җитә. Алар зыян күрүчене куркынычсыз урынга алып чыгалар, беренче ярдәм күрсәтәләр, ә "Ашыгыч ярдәм" аны РҮХ-гә "алып китә". Аннан соң профессионал коткаручылар НАСФ белән берлектә нефть агуны оператив төстә туктаталар.
Өйрәнүләрнең икенче этабы Сикәнәс елгасында үтте. Алдан уйланылганча, нефть үткәргеч тишелеп, нефть шушы елгага эләккән, янәсе. Коткаручылар нефть таплары таралуны туктату өчен киртәләр (боновый) куйдылар һәм махсус техника ярдәмендә су өслегеннән нефтьне җыеп, савытларга урнаштырдылар.
ТР Гадәттән тыш хәлләр министрлыгы вәкиле Михаил Ковригин коткаручыларның, шул исәптән НАСФ-ның гамәлләрен югары бәяләде. Барлык эшләр план буенча башкарылды, коткаручылар куелган бурычны үтәделәр.
"Шешмаойл" ААҖ авария нәтиҗәләрен бетерү өчен җитәрлек күләмдә көч һәм средствога ия, ә штаттан тыш авария-коткару оешмалары һәм профессионал коткаручылар зур тәҗрибә алып, килешеп һәм төгәл эшләргә өйрәнделәр, дип билгеләп үтелде.
Гөлнара САБИРОВА,
"Шешмаойл" ААҖ инженеры

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Подписывайтесь на наш Telegram-канал "Шешминская новь"

 


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев