Яңа Чишмә хәбәрләре
  • Рус Тат
  • Могҗиза булгалый

    25 де­кабрь­дә РМЙ-да ра­йон­ның асыл яшь­лә­ре - төр­ле кон­курс­лар­да лау­ре­ат исе­ме яу­лау­чы­лар һәм олим­пи­а­да­лар­да җи­ңү­че­ләр, мәк­тәп­ләр­дә һәм һө­нә­ри учи­ли­ще­да уку­чы уку ал­дын­гы­ла­ры өчен яңа ел ча­ра­сы оеш­ты­рыл­ды. Ча­ра­га ча­кы­ры­лу­чы­лар уз­ган ел бе­лән ча­гыш­тыр­ган­да шак­тый арт­кан, бәй­рәм­гә 200ләп ке­ше җы­ел­ган иде.Ра­йон баш­кар­ма ко­ми­те­ты җи­тәк­че­се урын­ба­са­ры Ва­лен­ти­на Се­ме­няк ба­ла­лар­ны 2012 ел­ны уңыш­лы...

    Бәй­рәм­не оеш­ты­ру­чы "РИТЭК" ААҖ та­ра­фын­нан ма­тур итеп би­зәл­гән РМЙ за­лын­да ба­ла­лар­га яңа ел та­ма­ша­сын бе­раз кө­тәр­гә ту­ры кил­де: ар­тист­лар тө­ял­гән ав­то­бус бил­ге­лән­гән ва­кыт­ка ки­леп җи­тә ал­ма­ды. Ал­дан ук та­ра­тыл­ган яңа ел күч­тә­нәч­лә­ре бе­лән сый­ла­ну­га ка­ра­мас­тан, ба­ла­лар яман­су­лый баш­ла­ды­лар, бе­ра­вык­тан ерак авыл­лар­дан ки­лү­че­ләр, го­му­мән, кай­тып ки­тәр­гә җы­ен­ды­лар. Шул чак үзе­без­нең ар­тист­лар яр­дәм­гә кил­де. Алар­га әзер­лә­неп та­ма­ша­чы ал­ды­на чы­гу өчен 15 ми­нут ва­кыт җит­те, ма­тур кос­тюм­нар ки­еп сәх­нә­гә та­ма­ша­ның бе­рен­че ге­рой­ла­ры - Кай Гер­да, Кар Пат­ша­би­кә­се һәм аның яр­дәм­че­лә­ре "а­як бас­ты". Ан­дер­сен­ның за­ман­ча­лаш­ты­рыл­ган та­ныл­ган әки­я­те кы­зык­лы сю­же­ты бе­лән җә­леп ит­те: зал җан­ла­нып, та­ма­ша­чы­лар­ның кү­ңел­лә­ре кү­тә­ре­леп кит­те, Ка­зан ар­тист­ла­рын кү­рер­гә - ка­рар­га ки­лү­лә­ре ха­кын­да да оныт­ты­лар. Без­не­ке­ләр алар­дан кай ягы бе­лән ким бул­сын! Әле ки­ре­сен­чә, ак­тер­лык ос­та­лык­ла­ры да бер ди­гән, те­лә­сә нин­ди кы­ен хәл­дән чы­гу юлын да та­ба бе­лә­ләр.

    Тех­ник сә­бәп­ләр ар­ка­сын­да бу көн­не ки­леп җи­тә ал­ма­ган Ка­зан ар­тист­ла­ры икен­че көн­не РМЙ-да та­ма­ша күр­сәт­те­ләр.

    Ла­ри­са ФЕ­ДО­РО­ВА

    Нравится
    Поделиться:
    Реклама
    Комментарии (0)
    Осталось символов: