Яңа Чишмә хәбәрләре

Яңа Чишмә районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Фактлар һәм комментарийлар

Пенсионер вафат булса, алып бетермәгән пенсиясен түләү

Пенсионер вафат булган очракта, алып бетермәгән пенсия түләүләре нисбәтеннән сораулар еш туу сәбәпле, РПФ-ның Яңа Чишмә районы бүлеге аңлатма бирә. Пенсионер вафат булган яки суд карары белән аның вафат булуы игълан ителгәннән соң, яки суд карары белән аның хәбәрсез югалуы расланган очракта пенсия түләү пенсионер вафат булган яки суд карары...

Пенсионер вафат булган очракта, алып бетермәгән пенсия түләүләре нисбәтеннән сораулар еш туу сәбәпле, РПФ-ның Яңа Чишмә районы бүлеге аңлатма бирә.
Пенсионер вафат булган яки суд карары белән аның вафат булуы игълан ителгәннән соң, яки суд карары белән аның хәбәрсез югалуы расланган очракта пенсия түләү пенсионер вафат булган яки суд карары чыгарылган айдан соң килүче айның 1 нче числосыннан туктатыла. Агымдагы айда пенсионерга исәпләнгән пенсия күләме, күрсәтелгән айда аның үлеме белән бәйле рәвештә алынмый калган булса, аның гаилә әгъзаларына (балаларына, ата-анасына, иренә яки хатынына, ир-кыз туганнарына, оныкларына, әбиләренә, бабаларына) түләнә. Тик пенсионер вафат булганда аның белән бергә яшәүләре шарт һәм алынмаган пенсия акчасын сорап, аның вафатына алты ай тулганчы мөрәҗәгать ителгән очракта түләнә. Алынмаган пенсия акчасын сорап гаиләнең берничә әгъзасы мөрәҗәгать иткәндә, тиешле акча алар арасында тигез бүлеп бирелә.
Алынмаган пенсияне алу өчен РПФ-ның территориаль органына гариза язып, түбәндәге документлар теркәү сорала:
-пенсионерның вафат булуы турында таныклык;
-гаилә әгъзасының шәхесен раслаучы документ (паспорт);
-вафат булган көнгә чаклы бергә яшәүләре турында авыл җирлегеннән бирелгән белешмә;
-вафат булучы белән туганлык мөнәсәбәтләрендә булу турында документ (туу турында, никахлашу турында таныклык).
Әгәр пенсия банк аша түләнгән булса, Пенсия фондына мөрәҗәгать итү кирәкми. Пенсия пенсионерның счетына инде күчерелгән һәм аны алып була. Бу очракта кертем күләме мирас составына кертелә һәм нотариуста рәсмиләштерелә.
Вафат булган пенсионер янәшәсендә гаилә әгъзалары яшәмәгән очракта, алынмый калган пенсия акчасы Россия Федерациясе Гражданлык кодексында билгеләнгән гомуми нигездә мирас итеп калдырыла.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Подписывайтесь на наш Telegram-канал "Шешминская новь"

 


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев