Фактлар һәм комментарийлар

Петропавел бистәсендә янгын

Якшәмбе көнне, 22 октябрьдә, төнге сәгать 11 дә Петропавел Бистәсендә янгын чыккан.

Яр буе урамындагы агач йортка ут капкан, анда абыйлы-энеле У. яшәгән. Алар исерек хәлдә булганнар һәм ут белән саксыз эш итүләре аркасында өйнең янкормасы янган. Өйгә газ кермәгән һәм электр энергиясеннән өзелгән булган.
Янгын вакытында берсе зыян күргән - берникадәр бите һәм кулы пешкән, аны РҮХ-гә алып килгәннәр.
Ут йортның түбәсен һәм янкормасын юкка чыгарган.

Нет комментариев